Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Джелял: "Президент сайлауга барсыннар өчен кырымнарны төрлечә куркыталар"


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Кырымтатар милли хәрәкәте активисты Нариман Джелял Кырымның Карасубазар районында сайлаучылар тавыш бирүгә килсен өчен куркыту һәм янау ысуллары кулланыла дип белдерә.

"Почта, җирле хакимият, торак-комуналь хезмәтләрдә эшләүчеләр кешеләрдән сайлауда катнашу-катнашмаулары турында сораштыра. Урамнарда билгесез кешеләр йөри, алар халыкның шәхси мәгълүматын язып ала. Бу исә канунга каршы килә", дип язды Джелял үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Аның язуынча, "кешенең сайлауга бармаячагы турында белсәләр, эштән алу, авыл җирендә социаль ихтыяҗлар өчен белешмәләр бирмәү, юллар төземәү, су кертмәү белән яныйлар".

"Ә иң мөһиме, без, Кырымның Карасубазар районындагы милли активистлар, Кырымда Русия президентын сайлау канунсыз һәм дөнья аның нәтиҗәләрен танырга тиеш түгел дип саныйбыз", ди Джелял.

Русия президентын сайлау 18 мартка билгеләнгән. Анда сигез намзәт катанаша. Владимир Путин президент булып инде дүртенче мәртәбә сайланырга җыена.

16 фервальдә Украина президенты Петр Порошенко дөньядагы илләрне аннексияләнгән Кырымда Русия президентын сайлау нәтиҗәләрен танымауны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG