Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда наркотиклар сатуда шикләнелеп полиция җитәкчесе урынбасары тоткарланган


Татарстан тикшерү комитеты Алабуга районының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары Марат Шәйхинуровка каршы җинаять эше ачкан.

Шәйхинуров наркотикларны канунсыз алу, саклау, күчерү һәм сатуда, вазифалары кысаларыннан чыгуда гаепләнә. Ул тоткарланган диелә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, эш күрсәткечләрен арттыру өчен ул танышын наркотиклар таратуга җәлеп иткән. Полиция хезмәткәреннән алынган накротикларны аның танышы сатарга тиеш, ә сатып алучылар җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш булган.

Ләкин Шәйхинуровның танышы бу хакта тәртип саклау оешмаларына хәбәр иткән һәм барлык гамәлләр алар контроле астында башкарылган.

28 февральдә шулай ук Татарстан тикшерү комитеты Кукмара районындагы полиция җитәкчесе урынбасары Рамил Әгълиуллинның да марихуана сатуда шикләнелүен хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG