Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына төшкәндә Cessna очкычының көпчәкләре бозылган


Казан халыкара һава аланы
Казан халыкара һава аланы

Казан халыкара һава аланында Барселонадан кайткан бер хосусый очкыч төшеп утырганда аның арткы көпчәкләре бозылу сәбәпле дистәләп очкычның төшеп утыруы яки очып китүе кичектерелде. Бу турыда "Интерфакс"ка һава аланында хәбәр иткәннәр.

"VIP-сәфәр кысаларында Барселонадан чартер очышы ясаган Cessna очкычының уң як көпчәкләре бозылды", дип белдергән һава аланындагы чыганак.

Очкыч китү-төшү юлында туктап калу сәбәпле, дүрт очкыч төшә алмаган, тагын алты очкычның очып китүе кичектерелгән

Казанда төшә алмаган очкычлар Уфа һәм Самар һава аланнарына җибәрелгән.

Mash тelegram-каналы язуынча, очкычта опера җырчысы Аида Гарифуллина, Ольга Гарифулина һәм Фәридә Мөхәммәтҗанова булган. Яраланучылар юк диелә.

XS
SM
MD
LG