Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футбол чемпионаты вакытында Казанда VIP-ифтар уздырмакчылар


Фатма Самура
Фатма Самура

Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре Сочида FIFA (Халыкара футбол оешмалары федерациясе) баш сәркатибе Фатма Самура (Fatma Samoura) белән күреште. Очрашуда Согуд Гарәбстаныннан килгән футбол такымы, эшмәкәрләр һәм рәсмиләр өчен VIP-ифтар оештыру турында да фикер алыштылар.

Сөйләшү нигездә Дөнья футбол беренчелегенә мөселман илләреннән җанатарлар кабул итү хакында барды. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан килгән футбол такымы, эшмәкәрләр һәм рәсмиләр өчен VIP-ифтар оештыру турында да фикер алыштылар.

Русия һәм Согуд Гарәбстаны җыелмалары арасындагы уен 2018 елның 14 июненә билгеләнгән. Уенны карарга Согуд Гарәбстаны җитәкчеләре һәм эшкуарлары килер дип көтелә.

Чемпионат вакытында футболчылар һәм җанатарлар намаз кыла алсын өчен махсус бүлмәләр булдырылачак. "Мөселман җанатарлары Русиягә изге Рамазан аенда килә башлаячак, шуңа күрә без рестораннар һәм кафелар белән сөйләшеп, аларга хәләл меню уйлап куярга, ә эш вакытын иртәрәк ачылып, соңрак тәмамларлык итеп үзгәртергә тәкъдим итәчәкбез", дигән мөселман эшмәкәрләре оешмасы вәкиле.

Очрашу вакытында оешманың беренче вице-президенты Радик Габдрахманов Фатма Самурага Казан мөселманнарының халыкара хатын-кызлар ифтары оештырырга теләүләре турында да сөйләде.

"Бер Русиядән һәм төрле илләрдән килгән биш мең мөселман хатын-кызны җыячакбыз. Алар арасында Русия мөфтиләре һәм чит дәүләт илчеләренең җәмәгатьләре да булачак. Балалар өчен уен мәйданчыгы, хәләл ярминкә, мөселман киемнәре күргәзмәсе дә узар”, дип сөйләде ул.

Фатма Самура бу чараны бик күркәм дип тапты һәм үзе дә Казандагы халыкара хатын-кызлар ифтары ачылышында катнашырга теләвен белдерде.

XS
SM
MD
LG