Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе җитәкчесе Том Кент төгәл һәм тайпылышсыз мәгълүмат бирүдә рус редакциясе хезмәтен югары бәяләде.

1 мартта Радио Свобода оешуга 65 ел тулу уңаеннан Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе җитәкчесе Том Кент, Русиядә сүз ирегенә янаулар һәм журналистлар эшчәнлегендә кыенлыклар булуга кармастан, төгәл һәм тайпылышсыз мәгълүмат бирүдә рус редакциясе хезмәтен югары бәяләде.

"65 ел эшләү нәтиҗәсендә Радио Свобода Русиядә демократияне һәм кеше хокукларын яклау миссиясен башкарып, бәйсез мәгълүмат, тәнкыйди комментарлар чыганагы булуның уникаль ролен саклап калды", диде Кент.

Әлеге мәгълүмати-сәяси радиостанция Совет берлегеннән чыккан эмигрантларның төрле төркемнәре һәм американ дипломатиясе тырышлыгы белән 1953 елда барлыкка килә. 1990нчы еллар башына кадәр тапшырулар Мюнһен, Нью-Йорк, Париж һәм Лондоннан, ә аннан соң Прага һәм Мәскәүдән оештырыла.

Совет заманында радио "тимер пәрдә" артындагы тыңлаучыга тапшырулар әзерли. Рус хезмәте тапшырулары тәүлек дәвамы трансляцияләнә, сәясәт, икътисад, дин, тарих, әдәбият, сәнгать, замана музыкасы, спорт һәм сәяхәтләргә багышлана.

1988 ел ахырында радионы 35 ел дәвам иткән томалау бетерелә. 1991 елда Мәскәүдә радионың вәкиллеге ачыла, 1997 елдан рус хезмәтенең сайты эшләп килә. Соңгы елларда аудио һәм видео тапшырулар күпчелек интернетта трансляцияләнә, аларны шулай ук иярчен аша урта дулкыннарда тыңлап, "Хәзерге заман" телеканалы аша да карап була.

Азат Европа/Азатлык Радиосы коммерциясез корпорация, АКШ Конгрессы тарафыннан бирелгән грантларга финанслана һәм мәгълүматны төрле платформаларда тарата.

Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – матбугат иреге чикләнгән яки иҗтимагый тормыш нормасына әйләнмәгән илләрдә демократик кыйммәтләр һәм институтларны үстерүне алга сөрүче тапшырулар хезмәте булып тора.

Азат Европа/Азатлык Радиосы​ның татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG