Путин, АКШның ракеталардан саклану системы булдыруына җавап буларак, Русиянең яңа атом коралларын сафка бастыруы турында белдерде.
Путин чыгышы вакытында “Сармат” исемле яңа кыйтгаара ракетның видеосын һәм заманча коралларны сурәтләүче, компьютерда ясалган видеоларны күрсәттеләр. Ул комьпютер видеоларында төрле ракетларның Җир шары моделен әйләнеп очып йөрүләре яки торпедаларның, су асты көймәләренең океанда йөзүләре сурәтләнә.
Путин, АКШның ракетлардан саклану системына җавап буларак, Русия баллистик ракетларының аларны урап оча торган итеп ясалуын ассызыклады.
Ул шулай ук баллистик булмаган, заманча канатлы ракетларның һәм читтән идарә ителә торган су асты көймәләренең атом чукмарларын кирәк урынга алып барачагы турында сөйләде.
Путин АКШның ракетлардан саклану системы американнарны Русиянең яңа атом коралларыннан саклый алмаячагын белдерде.
“Безне беркем дә тыңламады. Инде хәзер тыңлагыз”, диде Путин. Аның әйтүенчә, АКШ ракетлардан саклану системы турында Русия белән сөйләшүләрдән баш тартып килгән.