Бу хакта Азәрбайҗанның АПА агентлыгы хәбәр итә. Дүрт кеше зыян күргән диелә. Алар ике хастаханәгә җибәрелгән.
Бакудагы республика наркология диспансерында янгын җирле вакыт белән иртәнге сәгать алтыда башланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, хастаханәдә йөри алмаучы авырулар булган, алар бинадан чыга алмаган.