Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бина бирүче килешүне өзү сәбәпле, Навальный оештырган корылтай булмаячак


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Прогресс партиясен оештыру корылтае 3 март көнне Мәскәүдә узарга тиеш иде, бина бирүче килешүне өзү сәбәпле ул булмаячак.

3 мартка билгеләнгән оппозиционер Алексей Навальныйның Прогресс партиясе корылтае булмаячак. Бина бирүче алдан имзаланган килешүне өзеп аны бирүдән баш тарткан. Навальный әйтүенчә, элегрәк бина хуҗасы барлык партияләргә дә бертигез каравын әйткән булган.

Корылтай "Кабинет – Новая площадь" ширкәте Мәскәүдә арендага бирүче бинада үтәргә тиеш иде. 2 март көнне Юстиция министрлыгына чараның узу вакыты һәм урыны турында белгертү бирелгән булган. Шуннан соң бинаны арендага бирүче корылтайны оештыручыларга шалтыратып килешүне өзүен әйткән.

2018 елның гыйнварында Навальный инде җиденче тапкыр Прогресс партиясен рәсми теркәү эшләрен башларга җыенуын әйтте, дип яза "Медуза". Корылтайны нәкъ шул уңайдан уздыру планлаштырылган иде.

XS
SM
MD
LG