Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль сараенда Рудольф Нуриев истәлегенә гала-концерт узачак


Рудольф Нуриев
Рудольф Нуриев

24 март көнне Мәскәүнең дәүләт Кремль сараенда бөтен дөньядан җыелган балет йолдызлары катнашында "Рудольф Нуриев. Үткәннән киләчәккә" дип аталган зур концерт узачак. Бу чара легендар биюче Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышлана.

Концерт Андрис Лиепаның “Автографлар һәм имиджлар” дип аталган яңа проекты кысаларында беренче чара булачак. Ел саен уза торган бу концертлар аша тамашачылар XX гасырның исемнәре мәңгелеккә тарихка кереп калган күренекле артистлары иҗаты белән танышачак.

Нуриевның юбилее хөрмәтенә Кремль сарае сәхнәсендә төрле илләрдән балет йолдызлары җыела. Концертта бүгенге көндә ирләр классик биюендә иң яхшылардан саналган артистлар катнаша.

Кичә дәвамында бөек артистның тормышын чагылдырган сирәк күрсәтелә торган документаль кадрлар белән танышырга мөмкин булачак. Концерт Рудольф Нуриев Фонды (The Rudolf Nureyev Foundation) ярдәмендә оештырыла.

Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый.

Нуриев 1993 нче елның 6 гыйнварында 54 яшендә вафат була. 2018 нче елның 17 мартында аңа 80 яшь тулыр иде. Үзенең бөтен байлыгын ул үзе Европа һәм Америкада оештырган ике балет фондына васыять иткән. Нуриев Парижда җирләнгән.

Советлар Берлегендә Рудольф Нуриев онытыла, әмма көнбатыш аны дөньяда ХХ гасырның иң зур балет остасы дип саный.

XS
SM
MD
LG