Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда кинода нәрсә карарга?


Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме, гадәттәгечә, алдагы ай дәвамында карарлык фильмнар исемлеген тәкъдим итә. Төрле жанр һәм төрле аудиториягә юнәлгән фильмнарны барларга тырыштык.

Төпкә төшү (Submergence​)

2013 елда сәясәт һәм хәрби көчләр белгече Дж. Ледгард үзенең "Төпкә төшү" исемле романын яза, әлеге әсәр зур тизлек белән меңнәрчә тираж белән тарала. Әсәргә үзенең хәрби белемен һәм тәҗрибәсен кертеп язучы автор халыкара терроризм һәм беркайчан да очрашырга тиеш булмаган кешеләр арасында мәхәббәтне чагылдырган, кызыксындыру уята алган маҗаралы мелодрама тудыра. 2018 елда аның бу әсәре экраннарга чыга. Төп рольләрне Джеймс МакЭвой белән Алисия Викандер башкара.

Кино үзәгендә күзләү оешмасы офицеры һәм океанолог галимә мөнәсәбәтләре. Офицерны Сомалида тормышы өчен куркыныч булган операция көтә, галимә исә тирән суларга төшәргә тиеш була. Авыр сынау алдында ике кешегә бары тик бер-берсенең җылылыгы көч бирә.

Кемгә карарга? Мелодрама яратучыларга. Ләкин бу мөнәсәбәтләр турында гадәти фильм түгел, экшн һәм триллер төсмерләре дә шактый күп урын ала.

Вакыт сынган урын (A Wrinkle in Time)

Мадлен Л’Энглның иң танылган романы экранизациясе – әкият кенә түгел, ул – фәнни фантастика. Әкияти сюжеттан тыш, кино фәнни сораулар куя һәм аларга җавап бирергә омтыла. Фильмда яңа йөзләр белән беррәттән Крис Пейн, Риз Уизерспун, Опра Уинфри кебек танылган актерлар да уйный.

Мэг исемле кызның әтисе фәнни эксперимент вакытында эзсез югала. Мэг сыйныфташы һәм туганы белән аны эзләү юлына чыга. Аларга вакыт буенча сәяхәт һәм сәер дөньялар белән танышырга туры киләчәк.

Трейлердан күренгәнчә, кино ачык төсле, матур һәм диснейча җылы.

Кемгә карарга? Гаилә белән барып була, балалар да яратып караячак (Русиядә фильм рейтингы: 6+). Әкияти, могҗиза фильмнарын яратучыларга туры килер, өлешчә фәнни фантастика төсмере дә бар.

Леди Берд (Lady Bird)

"Оскар" бүләген 5 март иртәсендә тапшырачаклар, ә премиягә дәгъва кылган төп намзәтләрнең берсе булган Леди Берд фильмын Русиядә әле мартның уртасында гына күрсәтә башлаячаклар. Шулай итеп, бу фильмга кешеләрнең бару-бармавын күпмедер күләмдә аның "Оскар"да уңышы хәл итәчәк.

Кристина МакФерсон Сакраментода, иске карашлы католик мәктәптә укый. Ул үзен, үзенең дөньядагы урынын эзли, башкаларга охшамаска омтыла. Үз чәчләрен ул ал төскә буяп куя, үзенә Леди Берд исемен уйлап таба һәм башкаларны аны шулай итеп атарга сорый. Аның төп хыялы исә – провинциядән качып, Нью-Йоркка укырга китәргә.

Кемгә карарга? Һичшиксез, феминист кешеләргә. Кешенең тормышта үз урынын табарга омтылу турында фильм, андый рухтагы кино яратучыларга ошарга тиеш.

Тын океан күтәрелеше 2 (Pacific Rim Uprising)

Елның иң көтелгән фильмнарының берсе булып тора. Беренче фильмда кешеләр пилотлы роботлар ярдәмендә чит планеталардан килгән килмешәкләрне җиңеп, Җирне саклап калуга ирешә. Ләкин сугыш башланып кына килә, Җирдә яшәү хокукын яуларга яңа буынның чираты җитә.

Кемгә карарга? Яшүсмерләрнең яратып караган фильмнарның берсе. Триллер жанры җанатарлары күңеленә хуш килер.

Мэри һәм убырлы карчык чәчәге (Meari to majo no hana)

Сыйфатлы япон мультипликациясе турында сүз йөрткәндә, күп кеше танылган Хаяо Миядзакины һәм аның "Гибли" исемле студиясен күз алдына китерә. Ләкин күпләр аның тугрылыклы укучысы Хиромаса Йонебаясины белми. Ул Миядзакиның төп анимеларына да зур өлеш керткән, аның режиссерлыгы белән Ариэтти һәм Марни турында танылган анимелар дөнья күргән. Хәзер исә Йонебаяси чираттагы мультфильмын тәкъдим итә.

Кечкенә Мэри ерактагы авылда күңелсез каникул үткәрә дип уйлаганда, ялгыш тапкан чәчәк барысын да үзгәртә. Әлеге чәчәк аны тылсымлы, могҗизаларга бай дөньяга алып китә. Әлеге дөньяга куркыныч яный. Кара мәче, күрше малай һәм тылсымлы себерке ярдәмендә Мэрига сынауларны узарга һәм чын дуслыкны аңларга кирәк булачак. Һәм иң мөһиме: ул кешегә бәхет өчен кирәкле нәрсәләрнең үзендә булуына төшенә.

Кемгә карарга? Шулай ук гаилә, балалар белән карарлык якты мультфильм. Әкият һәм могҗиза дөньясына чумарга теләсәгез, бу фильм сезнең өчен.

XS
SM
MD
LG