Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митинг узды


Чараны оештыручылар сүзләренчә, чарага 400 кеше килгән. Алар таләпләре язылган резолюция кабул итте.

Бүген Казанның Петров паркында чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митинг узды. Оештыручылар Русия президенты сайлавына намзәтләрнең корылма төзелеше һәм чүпне аерып җыюга карата фикерләрен белү өчен сәяси фирка вәкилләрен чакырган иде. Чарада КПРФ, ЛДПР һәм "Яблоко" партиясе вәкилләре катнашты. Митинг азагында резолюция кабул ителде. Анда алар "Чиста мохит" проектын канунсыз дип санап, чүпләрне термик юк итү өчен корылмалар төзүне туктатып торуны таләп итә.

Чарада катнашучылар Казанда чүп яндыру корылмасы урынына аерым җыелган чүпне автоматик бүлүче станцияләр җибәрүне тели.

"Җыелган икенчел чималны эшкәртүгә, ә азык-төлек калдыкларын биогаз табу өчен махсус станцияләргә юлларга. Кеше тормышы өчен куркыныч булган чүпләрне теләге булган кешеләрне туплап аерым җыюны оештырырга", диелгән резолюциядә.

Митингта катнашу өчен төрле министрлык һәм оешмаларга чакырулар җибәрелгән булган. Экология министрлыгы һәм Роспотребнадзор киләчәкләрен расласа да, чарада күренмәделәр.

Оештыручылар митингка 400 кеше килде дип әйтте. "Idel.Реалии" 300 кеше санаган. Узган айда активистлар ялгыз пикетларны торгызды. Көн саен Казанның Ирек мәйданына чүп яндыру корылмасына каршы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге корылмага каршы булган активистлар белән очрашуын сораган шигар тотып бер кеше чыга.
Хәзерге вакытта чүп яндыру корылмасына каршы 28 меңнән артык имза җыелган.

XS
SM
MD
LG