Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә парламентка сайлауда уң-үзәк фиркаләр алда бара


Италиядә якшәмбе парламентка сайлау узды. Беренчел мәгълүматларга караганда, элекке премьер-министр Сильвия Берлускониның уң-үзәк коалициясе алда бара.

"Италия, алга", Төньяк лига һәм "Италия туганнары" ("Братья Италии") фиркаләрен үз эченә алган коалиция 35,5 процент тавыш җыя, дип яза Франс Пресс. Икенче урында "Биш йолдыз" протест хәрәкәте (32,5 процент тирәсе), 23 процент белән социал-демократлар өченче килә.

Парламентта күпчелекне 40 проценттан артык тавыш җыйган фирка яки коалиция алачак һәм хөкүмәт формалаштыруга керешәчәк.

Элегрәк әлеге өч сәяси көч тә коалицияле хөкүмәт төзү булмаячак дигән иде. Уң-үзәк коалиция җиңгән очракта да Берлускони премьер-министр була алмаячак, чөнки ул финанс җинаятьләр өчен хөкем ителгән иде. Берлускони Европа парламенты башлыгы Анатонио Таянины премьер итәргә тели дигән хәбәрләр бар. Әмма Берулскони фиркасе сайлауларда Төньяк Лига коалициясеннән кимрәк тавыш җыя икән, премьер-министр вазифасына Төньяк Лига җитәкчесе Маттео Сальвини дәгъва итәчәк. Ул имигрантлыкка каршы чыгыш ясавы һәм Русия президенты Владимир Путинны мактавы белән билгеле.

Әлеге сайлауларда 630 депутат һәм 315 сенатор билгеләнергә тиеш иде. 31 фиркадән җиде меңнән артык кеше үз намзәтләрен тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG