Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда студентларны тулай торакларда һәм уку йортларында тавыш бирергә үгетлиләр


Навальныйның протест чарасында катнашучы (28 гыйнвар)

Навальныйның Уфадагы штабы студентларны Русия президентын сайлауга бырырга мәҗбүр итүләр турында социаль челртәрләрдә видеоязма урнаштырды.

Видеоязмада Уфа тулай торакларының берсендә булган сөйләшү күрсәтелә. Әңгәмәне Уфа нефть техник университеты тулай торагы мөдире Валентина Анисимова алып бара диелә. Анисимова студенттан ни өчен тавыш бирү турында гаризасы булмавы турында сорый. Студент өйгә кайткач тавыш бирәм ди. Моңа каршы Анисимова "өйдә тавыш бирергә ярамый. Декан барысын да аңлатты" дип белдерә һәм студентның миңа кайтырга кирәк дигән сүзләренә җавап итеп "кара исемлеккә кертү" белән яный.

Роликта хәбәр ителүенчә, Навальный штабы Башкортстанның башка уку йортларында да шундый мәҗбүр итүләрне күрсәтә торган "төрле сөйләшүләрнең скриншотларын" алган. Кайберләренә проблемнар булачак дип яныйлар, кайберләренә исә, сайлауга баручыларга уңай билгеләр куярга вәгъдә итәләр.

Навальный штабы җитәкчеләре видеоязмада әлеге хәлләрнең канунсыз булуы турында белдерә.

Татарстанда да берничә югары уку йортында студентларны сайлауга барырга кыстаулары турында социаль челтәрләрдә язып чыкканнар иде.

Федераль кануннар (№67 һәм №273) сайлауларда катнашкан өчен кызыксындыруны, катнашуга мәҗбүр итүне тыя.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG