Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Болоньяга туры очышлар башлана


"Урал һава юллары" авиаширкәте апрельдән Казан белән Болонья арасында туры очышлар башлый. Рейслар шимбә көннәрендә булачак.

"Болоньяга очышлар диңгездә ял итүчеләргә дә, экскурсияләр яратучыларга да өстәмә мөмкинлекләр бирә" диелә авиаширкәтнең матбугат хезмәт белдерүендә.

Сайттагы мәгълүматка караганда, билетларны 21 апрельгә һәм аннан соңгы көннәргә алырга мөмкин. Премиум-эконом дәрәҗәсендәге иң арзан билет 21 апрельдә бер якка 33543 сум тора. Апрель-май айларында иң арзан билетны 19 майга алырга була. Ул көнне Казаннан Болоньяга очу 12 843 сумга төшәчәк.

Болонья - Италиянең төньягында урнашкан Эмилия-Романья төбәгенең башкаласы.

XS
SM
MD
LG