Accessibility links

Жириновский төрки халыкларны аңа тавыш бирергә өндәде


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Русия телевидениесенең беренче каналында дебатлар вакытында президентлыкка намзәт Владимир Жириновский төркиләргә төрек телендә мөрәҗәгать итеп, үзенә тавыш бирүне сорады. Моннан тыш, ул татарча да мөрәҗәгать итәчәкмен дип вәгъдә бирде. Шул ук вакытта ЛДПР җитәкчесе кеше ике-өч дәүләт телен өйрәнергә мәҗбүр булырга тиеш түгел диде.

Дебатлар вакытында президентлыкка намзәтләр Русиянең мәгарифе һәм мәдни төрлелеге турында фикер алышты. Владимир Жириновский төрки телле халыкларга Русия президенты урыс телендә генә түгел, башка халыклар телләрендә дә сөйләшсә кызык булыр иде диде.

"Бездә төрки телле халыклар яши. Президент урыс телендә генә түгел, татар, башкорт һәм башка телләрдә дә сөйләшсә, аларга кызык булыр иде, бәлки" диде һәм төрек теленә күчте.

"Мин барлык төрки халыкларны тавышларын миңа бирүләрен сорадым. Русия президентының аларның үз телендә сөйләшүе алар өчен күңелле. Бездә мондыйның булганы юк иде әле. Гел урыс теле генә, ә мин аларга татар телендә мөрәҗәгать итәчәкмен", диде Жириновский.

Шул ук вакытта ЛДПР җитәкчесе төбәк телләрен мәҗбүри укытуны якламавын да әйтте. "Җирле телләрне мәҗбүри укыту кирәкми, бездә дәүләт теле - урыс теле. Башка дәүләт телләре дә булырга мөмкин, ләкин Русия ватандашы ике-өч дәүләт телен өйрәнергә мәҗбүр булырга тиеш түгел. Мин әле чит телләрне дә факультатив итәр идем", диде Жириновский.

ЛДПР җитәкчесенең әлеге чыгышы турында беренчеләрдән булып РИА Новости хәбәр итте. Ул Жириновский татар телендә сөйләде дип язды һәм моны башка матбугат чаралары таратты. Нәтиҗәдә интернет 5 март иртәсендә "Жириновский татарча сөйләшә" дигән хәбәрләр белән тулды.

Элегрәк ул Дәүләт думасында яшьләр катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Чаллы студенты Дарья Аделшинаның милли телләр турындагы соравына җавап итеп, милли телләр ихтыяри гына өйрәнелергә тиеш, бер генә дәүләт телен – урыс телен генә яхшы белергә кирәк дигән фикер белдергән иде.

"ЛДПР илнең географик яктан бүленүе тарафдары, милли сыйфат ягыннан түгел, чөнки бу сепаратизмга илтүче юл. Икенчесе – милли телләр статусы. Зинһар өчен, кем тели, өйрәнегез, ләкин ихтыяри. Икенче телне көчләп тагарга ярамый. Без хәтта урыс телен дә начар беләбез. Бер дәүләт телен – урыс телен яхшырак өйрәнергә кирәк. Калганнары – рәхим итегез, ләкин ихтыяри", диде ул вакытта Жириновский.

XS
SM
MD
LG