Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиянең Британиядә агуланган элекке күзләү офицеры үз гомере өчен куркуын белдергән булган


Сергей Скрипаль мәхкәмәдә (2006 ел)
Сергей Скрипаль мәхкәмәдә (2006 ел)

Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры, Британиядә агуланып хастаханәгә эләккән Сергей Скрипаль полициягә үзенең гомере өчен куркуы турында хәбәр иткән булган. Бу хакта The Telegraph басмасы яза.

66 яшьлек Скрипаль якшәмбе сәүдә үзәгендә хәле начараеп киткәч, хастаханәгә китерелә. Аның белән бергә шундый ук хәлдә үзеннән ике тапкыр яшьрәк хатын-кыз да була. Табиплар аларның гомере өчен көрәшә диелә. Скрипальгә нинди диагноз куелуы хәбәр ителми, ләкин Солсбери шәһәре җитәкчелеге гадәттән тыш хәл турында белдерде.

Британия хакимиятләре бу очрак турында берни хәбәр итми, ләкин BBC хәбәрчесе әлеге вакыйганы 2006 елда Александр Литвиненконы агулау очрагы белән чагыштыра. Литвиненконың хатыны да The Telegraph басмасына Скрипаль белән булган хәл аның иренең хәлен хәтерләтүен әйткән.

Сергей Скрипаль - Руся күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алган иде. Тикшерү хәбәренә караганда, 1995 елда Скрипаль инглиз күзләү хезмәтенә дәүләт сере булган мәгълүматлар тапшырган. 2006 елда Скрипальгә 13 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирелде. Ләкин 2010 елда ул тагын өч русияле белән ярлыкау алды. Соңрак аларны Русиянең АКШта тоткарланган 13 агентына алыштырдылар. Соңгы елларда Скрипаль Британия яши.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Сергей Скрипальнең агулануын тикшерүдә хезмәттәшлек сорап мөрәҗәгать итүче булмады, "әйдәгез, көтик", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG