Accessibility links

Татарстан Югары мәхкәмәсе Элмаз Мусинны иректә калдырды


Элмаз Мусин мәхкәмәдә
Элмаз Мусин мәхкәмәдә

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе рәисенең улы, алдашып аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелүче Элмаз Мусинны иректә калдыру карары чыгарды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Мусин 3,5 ел дәвамында "Средне-Волжский Транснефтепродукт" ширкәтендә ялган документлар белән хезмәт хакы алып торган һәм шулай итеп ширкәткә 2,6 млн сумлык зыян китергән.

Ләкин 21 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Мусинга нинди дә булса чикләү карары чыгарудан баш тартты. 6 мартта Югары мәхкәмә дә Мусинны яклау ягына басты.

Шунысы бар, Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җинаять эшен ширкәтнең эчке тикшерүләре нәтиҗәләре нигезендә ачкан. Тикшерү Мусинның ялган рәвештә хезмәткәр булып саналып акча алып ятуын ачыклады диелә.

Вахитов районы мәхкәмәсе җитәкчесе улының адвокатлары тикшерүчеләрнең гамәлләренә карата өч шикаять тапшырды. Сүз канунсыз тоткарлау, тентү һәм җинаять эше ачу турында бара.

XS
SM
MD
LG