Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең Ан-26 транспорт очкычы җиргә җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә 32 кеше һәлак булган.

Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары Русия саклану миинистрлыгы хәбәренә сылтанып яза.

"6 мартта Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать өчләрдә Хмеймим һава аланына төшкән чакта Русиянең Ан-26 очкычы казага очрый. Беренчел мәгълүматка караганда, очкычта 26 юлчы һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Аларның барысы да һәлак булган", диелә саклану министрлыгы хәбәрендә.

Очкыч төшү-китү юлына 500 метр калгач җиргә килеп төшә.

Очкычта техник җитешсезлек булу мөмкинлеге фаразлана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG