Русия президенты вазифасына КПРФ намзәте Павел Грудининның Казандагы штабы җитәкчесе Артем Прокофьев сүзләренә караганда, намзәт белән очрашуны "Пирмида" күңел ачу үзәгендә уздырырга җыенганнар. 13 март көнгә зал буш булган.
"Пирамида"ны арендалау бәяләре 15 мең сумнан башлана. Шоу-бизнес йолдызлары чыгышлары өчен концерт залын арендалау 200-250 мең сум тора. Ләкин килешү төзегәндә Грудинин өчен аның бәясе ике тапкыр артык, 500 мең сум торачагы билгеле булды. Моннан соң инде зал бәясен "Швейцария алтыны" белән түләгез дип әйтәселәре генә калды", дип сөйли Прокофьев. Штаб хезмәткәрләре мондый килешүдән әлегә баш тарта.
Прокофьев сүзләренчә, 6 мартта "күңел ачу үзәге хезмәткәрләре тизрәк койрыкларын чистартып та куйган, "Пирамида" сайтыннан бәяләр алынган, алар урынына "телефоннан белешегез" дип язылган.
"Сәяси тотрыклылык" өчен нинди генә хәйләгә бармассың. Сез ничек уйлыйсыз, "Татнефть Арена"ны президентлыкка намзәт Владимир Путин ничә сумга арендалаган икән?", дип сорау бирә Прокофьев.
Татарстандагы КПРФ вәкиле Прокофьев Idel.Реалиига белдерүенчә, Грудининның Казандагы штабы "Пирамида" белән килешүгә ирешеп карарга ниятли. Бу "хокукый башбаштаклык", ди ул.
Элегрәк Грудининның дебатлар графигы тыгызлыгына сылтанып, намзәт Казанга килмәячәк дип белдерелгән иде. Ләкин март башында КПРФ намзәте Беренче каналдагы дебатларны ташлап чыгып китте һәм анда башка катнашмаска вәгъдә бирде.