Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры апрельдән Казанның яңартылган Офицерлар йорты дип аталган бинага күчәчәк. Театр 3800 дүрткел метр мәйданда урнашачак.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Кариев театры мөдире Мансур Ярмиев хәбәр итте. "Яңа бина 1 марттан ачылырга тиеш иде, ләкин, өстәмә җиһазлар китерелү сәбәпле, апрельгә күчерелде. Җиһазларны куючылар 25 мартта тулысынча тәмамлыйбыз дип вәгъдә иттеләр", диде Ярмиев.

Элекке Офицерлар йорты, ә аңа кадәр "Победа" кинотеатры булган бина тулысынча төзекләндерелгән, киңәйтелгән. Кариев театры 3800 дүрткел метр мәйданда урнашачак. "Грим бүлмәләре күп, кабинетлар, һәркемгә эш урыны бар. Мондый әйберне безнең театрның гомердә дә күргәне булмады. Безнең өчен бу зур бәхет инде", дип уртаклашты театр мөдире.

Әлегә спектакльләр "Әкият" балалар үзәгендә куела. Артистлар шулай ук мәктәпләргә, бакчаларга тамашалар белән йөри.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) була. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең "Намус хөкеме" спектакле, 1988 елның 25 февралендә куела.

1991 елда студия "дәүләт" статусы ала һәм аңа "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан президенты карары белән театрга Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган "Эшчеләр театры" бинасы бирелә.

Соңрак ул бина "Созвездие-Йолдызлык" оешмасына бирелә, ә Кариев театры Офицерлар йорты бинасына күчәргә тиеш була. Ләкин, анда зур төзекләндерү эшләре кирәк булганлыктан, театр спектакльләре төрле залларда, шул исәптән "Әкият" балалар үзәгендә куела.

Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.

XS
SM
MD
LG