Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Джейш әл-Ислам" Русиянең Ан-26 очкычы һәлакәте өчен җаваплылыкны үз өстенә алды


Ан-26 очкычы
Ан-26 очкычы

Сүриядәге "Джейш әл-Ислам" сугышчан төркеме Русия хәрбиләре утырган Ан-26 очкычы һәлакәте өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Лүбнәннең Ad-Diyar басмасы бер өзеген китергән белдерүдә язылганча, очкыч һава аланына төшкәндә җирдән йөз метр биеклектә булганда аңа пулеметтан ут ачканнар.

6 мартта Русия саклану министры Сүриядәге Хмейним хәрби һава аланына төшеп утырганда Ан-26 очкычының һава аланына 500 метр кала җиргә төшеп җимерелүен белдерде. Очкычтагы 39 кешенең барысы да хәрбиләр булуы, шулар арасында 27 офицер, шул исәптән бер генерал-майор булуы белдерелде. Алар барысы да һәлак булган.

Саклану министирлыгы каза техник сәбәптән килеп чыккан дип белдерә һәм һөҗүм булу мөмкинлеген кире кага.

XS
SM
MD
LG