Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары 8 мартта милли бүләк эзләп азапланмый


Казандагы чәчәк кибетләренең берсе, 8 март 2018

Татар бизәкләре булган бүләкләр 8 мартта популярлаша аламы? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп җырчы ирләргә мөрәҗәгать итте.

Раяз Фасыйхов нинди бүләк икәне сер булып калсын диде. Җәмәгате Люциянең ләлә чәчәкләрен яратуын гына әйтеп үтте. Милли бүләк турында уйлап та кертеп карамаган.

Зөлфәт Зиннуров җәмәгате Гөлназга 8 мартка Фирдүс Тямаев концертына билет алып биргән.

Илдар Хәкимов җәмәгате Гүзәл Уразовага телефон бүләк итәргә уйлаган. Ике кызларына да кием, уенчык алганнар, әмма милли бизәкле түгел.

Зөфәр Билалов җәмәгате Зәйнәп ханымның умырзая чәчәкләре яратуын әйтә. Чәчәк янында затлы бүләк тә бар ди, әмма ачыкламады.

Казандагы чәчәк кибетләренең берсе
Казандагы чәчәк кибетләренең берсе

Филүс Каһиров җәмәгатенә 8 март бүләген Башкортстан якларыннан кайткач бүләк итәргә җыена. Чәчәкләр һәм, Филүс әйтүенчә, "башкасы" да булачак, әмма ансын уйлап бетермәгән әле.

Салават Фәтхетдинов та бүген, үзе әйтмешли, бик еракта концертлар белән йөри. "Мин Ләйсәнгә (җәмәгате - ред.) үземне бүләк иттем инде", дип шаяртты ул. Милли тауарларның 8 мартта популяр булып китә алуы турында ул берни әйтә алмады, бу хакта беркайчан да уйламаган.

Ришат Төхвәтуллин хәзер туган авылы Карамалы-Гөбәйдә. Әнисе Розалия ханым ап-ак гөлчәчәкләр (роза) ярата икән. Ришат аларны бүләк итәчәген белдерде. Сеңлесенә, киленнәренә һәм бертуган абыйсының кызына да бүләкләр әзерләп куйган. Йөргән кызына килгәндә, ул әле үзенең сөйгәнен тапмаган. Милли бүләк алу уе да башына кермәгән.

Милли бизәкле һәдияләр
Милли бизәкле һәдияләр

Илназ Гарипов кына үзенең әбисенә милли бизәкле калфак бүләк иткән.

Ринат Галиәхмәтов (блогер, Татар малае) татар бизәкле тауарлар алга таба да трендка әйләнмәс дип уйлый.

"Мин былтыр Яңа елга, 8 мартка 30лап милли бүләкләр әзерләгән идем. Кайбер җиңүчеләр Казаннан булып та бүләкләрен килеп алмадылар. Күрсәсең, алар кирәкми. Әмма мин барыбер почта аша өйләренә җибәрдем", ди Галиәхмәтов.

Ә сез 8 мартка нәрсә бүләк итәсез? Бу көнне гомумән бәйрәм итәсезме?

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG