Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 8 мартта феминистлар чарасы була, Италиядә эш ташлыйлар


Мәскәүдә феминистлар пикеты (2017 ел)
Мәскәүдә феминистлар пикеты (2017 ел)

Русиядә һәм Европада Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кызларның хокукларын яклап төрле чаралар уза.

Парижда Эйфель манарасында 8 март алдыннан хатын-кызлар хокукларын яклаучы хәрәкәткә теләктәшлек белдереп, "Гамәлләр кылу вакыты җитте" диелгән язу пәйда булды. Бу хакта Эйфель манарасының Твиттерында хәбәр ителә.

Италия эшчеләр берлеге эшләүче хатын-кызларның хокукларын яклап, ирләр тарафыннан көч кулланулар, җенси бәйләнүләргә, хатын-кызлар оешмалары ябылуга каршы эш ташлау оештырды. Бу хакта La Repubblica газетасы яза.

Римда, Туринда һәм Миланда пәнҗешәмбе каршылык чаралары аркасында метро ябылды, җир өсте транспортының да бер өлеше эшләми. Alitalia һава ширкәте кайбер рейсларның булмау ихтималы турында белдерде. Тимер юл ширкәте поездлар соңга калырга мөмкин, дип хәбәр итте. Мәктәпләр һәм муниципаль оешмалар да эш ташлауда катнаша.

Петербурда шәһәр хакимияте белән килештерелгән феминистлар чарасы уза. Ул "Кухня коллыгы булмасын!", "Бар кешеләр дә бер-берсенә сеңел!" кебек шигарләр астында үтә. Митингта катнашучылар гаиләдә көч куллану, һөнәри өлкәдә хатын-кызларны дискриминацияләү һәм абортларны тыю ихтималын хөкем итәргә чакыра.

Ялгыз пикетлар 8 матта Мәскәүдә дә уза, ә Сахаров үзәгендә феминизм һәм хаты-кызлар хокукларына багышланган сөйләшү оештырыла.

Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр 1911 елның мартында хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәшүдә теләктәшлек көне дип игълан ителә. Совет берлегендә аны 1966 елдан бәйрәм итә башлыйлар. Берлек таркалгач барлыкка килгән илләрнең күпчелегендә дә ул бәйрәм көне булып кала.

XS
SM
MD
LG