Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда урамда яулыгын салган хатын-кыз ике елга ирегеннән мәхрүм ителде


Иранда дини чара
Иранда дини чара

Иран башкаласында яулыгын салган хатын ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ул яулык ябуга каршы чарада кулга алынган диелә.

Ирегеннән мәхрүм ителгән хатынның исеме билгеле түгел дип хәбәр итә Associated Press Tasnim агентлыгына сылтанып.

Тәһран прокуроры Аббас Җафари Долатабади хатын "халык алдында яулыгын салып әхлаксызлыкка чакырган" дигән.

Хөкем карары 2017 елның декабрендә үк чыккан, ләкин бу хакта шушы көннәрдә генә билгеле булды.

1979 елгы Ислам инкыйлабыннан соң Иранда кешеләр арасына чыкканда хиҗаб ябу турында канун имзаланды. Канунны бозучыларга ике айга кадәр төрмә яки 25 доллар бәрабәрендәге штраф каралган.

Иранда 2017 елның декабрендә мәҗбүри яулык ябуга каршы чаралар башланды. Алар АКШта яшәүче иран активисты Масих Алинеҗад башлаган "Ак чәршәмбеләр" чарасы кысаларында узды. Алинеҗад хатын-кызларны чәршәмбе көнне йә ак хиҗаб ябарга йә бөтенләй яулыксыз йөрергә чакырды.

Февральдә Тәһрәндә әлеге чарага кушылган 29 хатын-кызны тоткарладылар. Тәртип саклау оешмалары хиҗаб ябуга каршы чыгыш ясаучылар аздыруга һәм фәхишәлеккә чакыруда гаепләнәчәк дип белдерде. Моның өчен 10 елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

XS
SM
MD
LG