Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев коррупциядә гаепләнгән түрәләр реестры булдыру карарын раслады


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев коррупциядә шикләнелеп ышаныч югалту сәбәпле вазифаларыннан алынган түрәләр реестрын булдыру турында карар имзалады.

Карар хокукый мәгълүмат порталына урнаштырылган.

Исемлекне хөкүмәт сайтында карап булачак. Әлегә ул буш.

Реестрны хөкүмәт идарәсе алып барачак һәм яңартып торачак. Мәгълүмат хакимият оешмаларыннан, махсус хезмәтләрдән, дәүләт ширкәтләре һәм фондларыннан һәм Үзәк банктан җыелачак диелә. Реестарда түрәнең исеме, эш урыны, эштән куылу вакыты, нинди канун бозуы турында язылачак.

Коррупциядә гаепләнүче әлеге исемлеккә кертелгәннән соң биш елдан, үлеменнән соң яки вазифасыннан җибәрү турындагы карар кире кагылган очракта аннан чыгарылачак.

Эшләреннән куылган коррупционерларның рәсми исемлеген булдыру турындагы канун былтыр декабрьдә имзаланган иде. Документка аңлатма язуында ышаныч югалту сәбәпле 2012-2015 елларда коррупциягә бәйле төрле хокук бозулар өчен 1200 түрә вазифаларыннан җибәрелде диелгән. Мондый реестрны булдыру дәүләт оешмаларына әлеге кешеләрне эшкә алмас өчен нигез булып тора дип белдерде канун авторлары.

XS
SM
MD
LG