Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп Ким Чен Ын белән очрашырга әзерлеген белдерде


Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Төньяк Корея президенты Ким Чен Ын белән очрашырга әзерлеген белдерде. Фаразларга караганда, сөйләшүләр алдагы ике ай эчендә узарга мөмкин.

Бу хакта Дональд Трампның Көньяк Корея хөкүмәте вәкилләре белән очрашуыннан соң әйтелде. Моңа кадәр Көньяк Корея җитәкчелеге Пхеньянда Ким Чен Ын белән сөйләшүләр үткәргән иде. Алар Трампка Төньяк Корея лидерының сөйләшүләргә чакыруын тапшырды.

Сөйләшүләрнең максаты - Төньяк Корея атом програмын туктату һәм илнең атом коралын юк итү диелә. Трамп үзенең Твиттерында бу очрашуга өмет белән каравы, Төньяк Кореяның сөйләшүләр вакытында ракет сынауларын туктатып торачагы турында язды һәм килешүгә ирешкәнче Пхеньянга карата чикләүләр көчендә калачагын белдерде. Очрашуның вакыты һәм урыны әлегә билгеле түгел.

​АКШ президентларының беркайчан да Төньяк Корея җитәкчелеге белән очрашуларда катнашканы булмады. Трамп үзенә кадәр эшләгән президентларның хаталарын кабатламаячагын, озакка сузылган, әмма бернинди нәтиҗә бирми торган сөйләшүләргә керешмәячәген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG