Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Обама үзенең телевизион тапшыруын башларга җыена


Барак һәм Мишель Обама
Барак һәм Мишель Обама

АКШның элекке президенты Барак Обама Netflix ширкәте белән үзенең тапшыруын ачу турында сөйләшүләр алып бара. Бер тапшыруны экс-президентның хатыны Мишель Обама да алып барырга мөмкин дип фаразлана.

Netflix Обама һәм аның хатынына эксклюзив шоу өчен түләргә әзер дип белдергән New York Times чыганагы. Шоуның нинди форматта булачагы әлегә билгеле түгел. Обамага күпме түләнәчәге дә әйтелми.

Барак Обама тапшыруын АКШның әлеге президенты Дональд Трампны тәнкыйтьләр өчен кулланмаячак диелә. Анда күбрәк "илһамландыручы хәлләр" күрсәтеләчәк. Төп темалар булып Обама президент булган вакыттагы мөһим проблемнар – сәламәтлек саклау, миграция сәясәте, климат үзгәрүе торыр дип фаразлана. Мишель Обама дөрес туклану турында тапшыру алып барырга мөмкин.

Netflix ширкәтеннән тыш, Apple һәм Amazon ширкәтләре дә экс-президент белән кызыксыну белдергән диелә.

Барак Обама 2009 елдан 2017 елга кадәр АКШ президенты булды.

XS
SM
MD
LG