Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу ярында төзелешкә каршы пикет узды


Ялгыз пикетка чыгучы
Ялгыз пикетка чыгучы

Казан кирмәне янында Казансу елгасы буенда төзелешкә каршы ялгыз пикет узды. Активистлар шәһәрнең Гаврилов урамындагы күпкатлы торак комплексы төзелешенә каршы чыга. Алар бу урында парк булдыруны сорый.

Ялгыз пикетта "Казан халкына Гаврилов урамында парк кирәк" дигән плакат тотып тордылар.

"ЮИТ Казан" торак комплексын төзү Казансу елгасы янындагы сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр яшәүче әрәмәлекне юкка чыгарачак дип саный пикетка чыгучылар. Яңа Савин районында бу бердәнбер яшел мәйдан.

"ЮИТ" фин ширкәте Казансу елгасы янында 4,3 һектар җирне сатып алган һәм анда күпкатлы йортлар төзергә җыена. Бу тирәдәге җирнең 20 һектарын 2055 елга кадәр "Артур" җәмгыяте арендалаган. Ширкәтнең 25әр проценты "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәганов һәм аның туганы Ришат Әхсәновта. Ә 50 процентына Диана Касыймова ия. "Реальное время" язуынча, Касыймованың өлеше 2013 елга кадәр Түбән Каманың "Профит Групп" ширкәтенеке саналган. Ширкәтнең "Татнефть" оешмалары белән элемтәләре бар диелә.

Узган атнада да унлап казанлы Казансу елгасы ярын яклап пикетка чыккан иде.

XS
SM
MD
LG