Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экология мәсьәләләренә багышланган пикет узачак


11 мартта Казанда Япониядәге Фукусима-1 атом электр станциясе казасының җиде еллыгына багышланган пикет узачак. Анда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы чыгыш та ясаячаклар.

"Пикетта экология, атом-төш иминлеген тәэмин итү проблемнары, атом электр станцияләрен төзүгә, авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән ризыкларны гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы тору, "Радон" радиоактив калдыкларын саклау урынын ябу мәсьәләләре күтәреләчәк", диде Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарәпов.

Моннан тыш, Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген күтәрүгә, чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы да чыгыш ясаячаклар.

Пикет хакимиятләр белән килештерелгән. Ул "Крылья Советов" паркында Ленин һәйкәле янында узачак.

2011 елда җир тетрәүдә Япониянең Фукусима атом станциясе җимерелеп 16 меңнән артык кеше һәлак булды, меңләгән кеше табылмады, нурланыш бөтен тирә-якка таралып зур зыян салды.

XS
SM
MD
LG