Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат


Әнәс Галиуллин
Әнәс Галиуллин

9 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Әнәс Галиуллин вафат булган. Аны соңгы юлга озату 12 мартта узачак.

"9 март Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вакытсыз арабыздан китте. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнәс абый!" диелә театрның Инстаграм сәхифәсендә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату дүшәмбе, 12 март сәгать 10да Тинчурин театры бинасында булачак диелә.

Әнәс Галиуллин 1940 елда Әлки районының Чуваш Кичүе авылында туа.

Кәрим Тинчурин театрында 1962 елдан бирле эшли.

Соңгы елларда "Бер тамчы ярату" спектаклендә Сафуанны, "Американ"да Шәех Морзаны, "Гайфи бабай, өйлән, давай" комедиясендә Саттарны, "Йосыф вә Зөләйха"да Кыйтфирны һәм башка бик күп рольләрне уйнаган иде.

Әнәс Галиуллин Татарстанның халык артисты иде.

XS
SM
MD
LG