Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Кореяда кышкы Паралимпия уеннары ачылды


Паралимпия уеннары, 2018 елның 9 марты
Паралимпия уеннары, 2018 елның 9 марты

Көньян Кореяда кышкы Паралимпия уеннары башланды. Ачылыш тантанасы Пхенчхандагы Олимпиада стадионында узды.

Уеннарның ачылышын тантаналы рәвештә ил президенты Мун Чжэ Ин игълан итте.

Паралимпиадада спортның алты төрендә 80 комплект медаль уйнатылачак. Уеннар 9 марттан 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Допинг җәнҗалы аркасында Русия атлетлары нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак.

Татарстаннан Паралимпия уеннарында 27 яшьлек Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина катнаша. Сочида 2014 елда узган Паралимиадада Зәйнуллина бронз медаль яулаган иде.

Пхенчханда Олимпия уеннарында Русия спортчылары фигуралы шууда һәм хоккейда алтын яулады. Алар да нейтраль байрак астында чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG