Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мөселманнарында да "тыелган китаплар" таба башлаганнар


Киевтагы ислам үзәге, архив фотосы

Киевтагы ислам мәдәни үзәгендә тентү узу күп кенә мөселманнарны борчуга салды. Бу Кырымнан Киевка күченгән мөселманнардан үч алу һәм монда ФСБ кулы уйнаган булырга мөмкин дип уйлаучылар да бар.

6 март иртәсендә Украина прокуратурасы һәм иминлек хезмәте вәкилләре (СБУ) Киевтагы ислам мәдәни үзәгенә килеп, тентүгә рөхсәт кәгазен күрсәтеп сакчыдан ишекләрне ачуны таләп иткәннәр. Украина мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Сәет Исмәгыйлов сөйләвенчә, куәт оешмалары берничә төркемгә бүленеп тентү оештыра башлаган, бердәнбер каравылчы аларның барысын да күзәтеп өлгерә алмаган. Каравылчыга "понятойлар" чакырырга да, ислам үзәге вәкилләренә шалтыратырга да рөхсәт ителмәгән. Нәтиҗәдә тыелган дип танылган ике китап табылган. Исмәгыйлов куәт оешмалары аны махсус ташлаган дип белдерә. Моңа дәлил буларак ул 7 март көнне узган матбугат очрашуында видеоязмалар тәкъдим итте.

"Куәт оешмалары вәкилләре сакчыдан китапханә һәм гимназияне ачуны таләп иткән арада, икенче төркем лом ярдәмендә ишекне ватып китап кибетенә керә, кара пакет тотып чыга. Ул пакетта мөгаен киталар булгандыр. Аннары ул капчыкны ислам үзәгеннән читкәрәк алып чыгып китәләр. Бераздан экстремистик әдәбият табылды дип әйтәләр”, ди Исмәгыйлов.

Шулай ук үзәкнең китапханәчесе Тарик Сархан өендә дә тентү уздыралар. Аның өендә дә суыткыч артында тыелган китап тапканнар.

Cәет Исмәгыйлов
Cәет Исмәгыйлов

"Бу тентүләрнең максаты аңлашылмый, анда шулкадәр процессуаль хокук бозулар күп иде. Аннары Украина кануннарында тыелган әдәбият өчен ниндидер җитди җәзалар каралмаган. Украинада тыелган әдәбият исемлеге дә юк. Бары тик 2012 елгы Одесса бүлгесе мәхкәмәсенең ике китап милли, дини нәфрәт, дискриминация тудыра дигән карары бар. Мәхкәмә карары белән нәкъ шул ике китапны тарату тыелды. Ислам үзәкләрендә инде өченче тапкыр тентү уздыралар һәм нәкъ шул ике китапны ташлыйлар. Ни өчен нәкъ шушы ике китап? Чөнки башка ислам китапларына бәйле бернинди дә карарлар юк. Ә бу ике китапны тарату өчен штрафтан алып өч елга кадәр төрмә яный.

Хәлләрне тулаем караганда бу тентү Русиягә Украинага каршы мәгълүмати сугышта бик файдалы. Бу тентү алымнары да Русиянекенә охшаган. Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң Акмәчет ислам үзәгенә дә китаплар ташлаганнар иде. Андый хәлләр тагын өч тапкыр булды. Шуннан соң Акмәчеттә мәхкәмә оешманы ябу карарын чыгарды.

Әле генә минем янга Кырым хокук яклау оешмасы вәкилләре килде. Алар кырымтатарларга бәйле мониторинг алып бара, халыкара дәрәҗәдә репрессиягә дучар булган мөселман кырымтатарларны яклап килә. Бу оешма вәкилләре аптырады, чөнки Русия басып алганнан соң Кырымда мөселманнарга карата кулланылган адым Киевта кабатланды”, ди Исмәгыйлов.

Киевтагы ислам мәдәни үзәге
Киевтагы ислам мәдәни үзәге

Тентүдән соң ислам үзәгенең дәрәҗәсен саклап калу өчен юристлар, адвокатлар эшли башлаган.

"Бу тентүләр Украина мөселманнарын, безнең оешманы пычрату өчен эшләнә. Имеш экстремистик китап табылган дип китереп чыгармакчылар. Бу мөселманнарга һәм мөселман оешмаларының намусына бәрә. Безгә үзебезнең исемне яклау гына кала.

Мине һәм Украина мөселманнары диния нәзарәтен бернидә дә гаепли алмыйлар, чөнки минем исем дә, идарә исеме дә бер генә эштә дә гаепләнүче булып бармый. Әмма Киевтагы хәлгә кадәр, 2017 елның апрелендә Суммада, шул ук елның августында Житомирда имам өендә һәм мәчеттә тентү булды. Мөфти буларак мин аларны якларга тиеш, мин дәшми тора алмыйм. Мөфти буларак бу минем вазифам” ди Исмәгыйлов.

Ислам мәдәни үзәге Киевта биш катлы бинада урнашкан. Анда 20ләп оешма, аерым алганда гимназия, "Умма" мөселман дини оешмасының бер өлеше, "Хәләл" сертификаты үзәге, “Аль-Раид” берлеге, "Эхо Медиа" студиясе, ресторан, "Мәрьям" хатын-кызлар оешмасы, волонтерлар оешмасы керә. Мисал өчен, бу җомгага ике мең кеше килгән.

“Кырым оккупациясеннән соң эш артты, Кырымнан 20 меңгә якын кеше күчеп килде. Аларның күпчелеге кырымтатарлар. Бу кешеләр бит үзләре белән йортларын алып китә алмый. Ә алар арасында күпбалалы гаиләләр дә шактый. Алар матди ярдәм, эшкә урнашуда киңәшләр сорап мәчеткә мөрәҗәгать итә. Шуңа һуманитар хәйрия өлкәсендәге эш күпкә артты”, ди Сәет хәзрәт.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров бу тентүләр ФСБ белән бәйле дип саный. Ягъни Киевның кырымтатарларны үзенә сыендыруы өчен үч алуы.

“Украинада да мөселманнарга караш мактанырлык булмаганын күрсәтү өчен бу китапларны ташлауга Кырымдагы ФСБ вәкилләренең “кулы уйнаган” булырга мөмкин. Бик кызганыч”, диде ул.

Русия төрмәсендә утырып чыгып, аннары Украинага китәргә мәҗбүр булган һәм инде бер ай анда яшәүче татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашапов СБУда шактый гына урысларның эшләвен әйтә.

Бу тентү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин төрмәгә утырганчы да, утыргач та Украинада мондый хәлләр булыр дип башыма да китереп карамаган идем. СБУ, прокуратура һәм полициянең ислам мәдәни үзәгенә кереп экстремистик китаплар эзләве мине аптырашта калдырды.

Сәет Исмәгыйлов хәлгә битараф булмыйча, шундук мәгълүмат чараларына хәбәр итте, үзенең Фейсбуктагы битендә җентекләп кайда ниләр булганны аңлатты. Аннары матбугат очрашуы җыелды. Мин анда да "Бу хәлне күргәч, кабат Русиягә кайткан кебек булдым", дип әйттем.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Очрашуга 30лап матбугат чарасының вәкилләре килгән иде. Мин моны ни өчен әйтәм. Әгәр Татарстанда, Башкортстанда, Кавказда яки башка өлкәдә булса, матбугат чаралары вәкилләре катнашмаячак. Татарстанда мөселманнарга һәм мөселман булмаган шәхесләргә тикшерү комитетларыннан, ФСБдан басым башлана икән, бармак белән генә санарлык матбугат чаралары хәбәр итә. Шул "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит", "Акчарлак", "Звезда Поволжья" газетлары һәм Азатлык радиосы гына яктырта.

Ә Украинада ислам үзәгенәдә булган хәлгә карата матбугат очрашуында Украинаның барлык үзәк матбугат чаралары да катнашты. Юрист канун бозулар турында бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Югары Рада депутаты Мостафа Найм, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров сүзләрен әйтте.

Ягъни СБУ, прокуратура һәм полициянең әлеге үзәккә керүе аркасында бер көн эчендә нинди тавыш купты, Югары Рада депутатлары, билгеле шәхесләр әлеге хәлгә карата сүзләрен әйтте. Мөселман булмаган кешеләр дә исламга карата барган гаделсезлекләргә карата үзләренең аңлатмаларын бирделәр, ягъни шушы ислам мәдәни үзәген яклап үз сүзләрен әйтте. Бу хәлне без Мәскәүдә дә, Петербурда да, Идел буе һәм Кавказ республикаларында да күрмибез. Русиядә президентлыкка Владимир Путин килгәч мөселманнарны рәнҗетү, кыерсыту, үтерүләр башланды. Татарстанда хәзрәт юкка чыкты. Кавказ республикаларында мөселманнарны террорчылар, экстремистлар дип "юкка чыгаралар". Наркотиклар ташлыйлар, Хизб ут-Тәхрир әгъзалары дип 10-20 елга төрмәгә утырталар.

Киевтагы матбугат очрашуында мин: "Әгәр сез битараф каласыз икән, Русиядәге хәлләр сездә дә кабатланырга мөмкин", дип әйттем.

Мин монда журналистлар, төрле дин вәкилләре, Идел-Урал һәм Кавказ халыклары, Украина фиркаләрнең вәкилләре белән очрашам. Аларның сөйләвенә караганда, монда Русия ФСБсы вәкилләре эш алып бара. Мин ислам мәдәни үзәгенә керүләре дә ФСБ хезмәткәрләре эшедер дип уйлыйм. Мондый хәл Украинада беркайчан да булмаган.

Кырымда кайчандыр СБУ хезмәткәрләре булганнар хәзер ФСБга әйләнгән һәм шул структурада хезмәт итәләр. Җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтне белгәннәр Украинадагы күп кенә куәт структураларында рус милләте вәкилләре эшли, шулар аркылы эш алып барыла дип әйтә. Бу әйбергә ышанырга була. Төрле чараларга да Русия тарафлы шигарләр белән чыгалар. Бу ФСБның кулы нык уйнаганын күрсәтә. Ә кешеләрне сатып алырга "Газпром"ның акчасы җитәрлек.

Әгәр Украинадагы мәгълүмат чаралары, Югары Рада депутаталары тавыш күтәрмәсә, Русиядә мөселманнарга, исламга карата тискәре караш булган кебек монда да башланырга мөмкин. Монда мөселманнарны яклап зур-зур дәрәҗәле кешеләрнең сүз әйтүе һәм эш башлап җибәрүенә шатландым. Матбугат очрашуы вакытында ук сәясәтчеләр прокуратура белән сөйләшәчәкләрен, президент Петр Порошенкога хат белән чыгачакларын әйттеләр. Монда Украина мөселманнарын яклау өчен киң күләмдә эш башланып китте", ди Кашапов.

Таһир Миңнебаев
Таһир Миңнебаев

Башкортстанда куәт оешмалары эзәрлекләүләреннән качып башта Төркиягә, аннары Украинага китәргә мәҗбүр булган Таһир Миңнебаев Киев ислам мәдәни үзәгендәге тентү куәт оешмаларының финанслауны арттыру өчен эшләнгән булырга мөмкин дип саный.

"Бу тентүнең төбендә ни ятадыр - билгесез. Аны бары Русиядәге чынбарлык белән генә чагыштыра алам. Русия махсус хезмәтләре үз "эшен" күрсәтү һәм казнадан күбрәк финанслану өчен мондый тентүләр һәм гаепләүләрне еш куллана. Бәлкем СБУ да шул юлдан китмәкчедер. Чөнки җәмгыятьне уйдырма экстремизм белән куркытып, булмаган проблем белән көрәш өчен казнадан финанслар алырга мөмкин", ди ул.

Азатлыкның украин редакциясенә кайбер депутатлар бу хәлне дискриминация дип санавын әйткән, чөнки украин тарафлы оешмада тентү уздыралар, ә Мәскәү патриархатының украин православ чиркәвенә бернинди дәгъвалар да юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG