Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев, Миңнеханов, Форбс һәм кисеп ташланган татар теле


Шәймиев һәм Миңнеханов Болгар музеенда, архив фотосы

Татар халкы көчле булса, аның ажгырып торган милли хәрәкәте булса бүген тел мәсьәләсе дә килеп тумас иде.

Татар халкының кара көннәре 1552 елның көзендә үз дәүләтен югалтканнан соң башлангандыр. Мескен халкым патша изү-кысуларына түзә алмыйча йөзләрчә тапкырлар баш күтәреп карый, тик моның өчен йә муеннарыннан башлары өзелеп оча, йә Себер тарафларына олага. Күпме чукындыру кампанияләрен күрә, империя мәнфәгатьләрен яклап күпме сугышларда катнаша. Халкымның саны да артасы урынга көннән-көн кими. Ә исәннәре кысу-изүләргә дучар булып чак җан асрый.

1917 елның февраль һәм октябрь инкыйлабларын да өмет вә курку белән каршы ала бабаларым. Берәүләре: "Без тагын да ныграк кысуларга дучар булмабызмы?"– дип хафалана. Икенчеләре 1552дә югалткан дәүләтләрен торгызырга хыяллана.

Күп елларга сузылган ватандашлар сугышы туган белән туганны сугышырга мәҗбүр итә. Шул исәптән татар белән татарны да. Аннан колхозлашу галәмәте. Монысында кулак мөһере сугып күпме асыл затларыбызны мәңге кайтмаслык итеп Себер тарафларына олактыралар. Ленин 1920 елның 27 май декретына кул куйганнан соң татардан көлеп вә мыскыл итеп ярым-йорты автономия төзеп бирәләр. Ярым-йорты дим, чөнки күпме чын тарихи җирләребез читтә торып кала. Аның урынына халкының күпчелеген татарлар гына тәшкил иткән берничә өязне референдумсыз нисез генә көчләп Кече Башкортстанга кушалар. Болай Мәскәү икеләтә файда күрә. Халкыбызны да көчсезләндерә, татар белән башкорт арасына мина да салына. Аннан җәллад Сталин оештырган 1937 елгы репрессияләр. Монысы үләт чире кебек күпчелек зыялыларыбызны кырып сала. Ерткычка алмашка дуңгызларның якын дусы – “кукуруз патшасы” хакимияткә килә. Хрущевы да үзеннән алдагыларыннан аерылып тормый. Монысы да күпмилләтле СССРга зур зыян сала – барча милләтләрне урыслаштырырга теләп урыс телле совет кешесе ясарга керешә. Ә Брежнев елларында Казан тиклем Казаныбызда бер генә татар мәктәбе дә торып калмый.

Бу чирек гасырны республика җитәкчеләре белеп файдаландымы, татар халкының аянычлы хәлен яхшырттымы? Юк!

Без бетәргә тиеш идек. Әмма бәхетебездән хөрмәтле Михаил Горбачев үзгәртеп корулар башлады. Моның нәтиҗәсендә Борис Ельцин идарә иткән елларда (ягъни, Путин диктатурасына тиклем) бераз демократия җилләре исеп алды. Анысы халкыбызга чүллек өстенә коеп яуган яңгырдай тәэсир итте – милли хәрәкәт оешты, суверенитет турында референдум үтте, Татарстан президенты кәнәфие булдырылды, татар гәзит-журналлары, мәктәп-гимназияләре ачылды, мәчетләр төзелде, дин иреге кайтты...

Шул чаклардан соң менә чирек гасырга якын вакыт үтеп китте. Бу чорны республика җитәкчеләре белеп файдаландымы, татар халкының аянычлы хәлен яхшырттымы? Юк! Тагын бер тапкыр юк. Чөнки, без бүген килеп ярык тагарак янында торып калдык. Телсез. Авызыбызга су кабып.

Әйе, телсез, чөнки татар теле дәрестән соң үткәрелә торган табигать дуслары, яшь эзтабарлар түгәрәкләре дәрәҗәсенә торып калды. Астрономия мәҗбүри укытыла, химия мәҗбүри, математика мәҗбүри, алгебра мәҗбүри, геометия мәҗбүри, хәтта сызым, рәсем, хезмәт вә җыр дәресләре дә мәҗбүри, ә татар теле мәҗбүри түгел. Ник?! Чөнки ул икенче сортлы, мескен һәм бетәргә тиеш.

Без туксанынчы елларда яулаган үрләрдән ник болай түбән тәгәрәдек? Кем безне сиздермичә генә арттан килеп кабахәтләрчә түбән төртеп төшерде?

Шәймиев һәм Миңнеханов республика ифтарында, 2015 ел
Шәймиев һәм Миңнеханов республика ифтарында, 2015 ел

Беренче карашка Миңтимер Шәймиев бик милли кешегә охшаган иде. Гәзит-журнал битләрендәге фотоларында гел башында түбәтәй. Чыгышларында да берничә татар сүзе кыстыргалый. Йөзендә самими елмаю. Сабантуй һәм бүтән татар тусовкаларына да бик теләп йөргәли... Тик бу беренче карашка гына шулай тоелган. Ә чынында Миңтимер абзыйның татар битлеге астына милләтсез чып-чын чиновник йөзе яшерелгән, ялтыравыклы кәгазь астында бүтән кеше булган икән. Әйе, ул милли республика президенты ролен бик яхшы – Станиславскийларча уйнады. Ә чынында, кызганычка каршы, Татарстанның чын татар илбашы була алмады.

Ул милли республика президенты ролен яхшы уйнады. Ә чын татар илбашы була алмады

Мин Шәймиев татар милли хәрәкәтенә каршы эшли башлагач бик нык аптыраган идем. Әмма изге урын буш булмый ди бит әле урыс халкы. Бу әйтемне Шәймиев та белгәндер һәм шушы бушлыкны тутырырга теләп 1998 елны үзенең кесә оешмасын – конгрессны оештыргандыр. Махсус. Милли көчләрне бетерергә теләп.

Бәлки, конгресс кирәк тә булган булыр иде, әгәр дә ул татар мәнфәгатьләрен якласа, аның башында милли җанлы кешеләр торса. Тик, бу безнең очракта түгел шул. Башта Индус Таһиров җитәкчелек иткәндә бераз эшләвен эшләде. Аннан Закиров кулына калгач татарга хезмәт итүдән туктап рәисенең кесә калынайтучы шәхси оешмасына әверелде. Әнә Башкортстанның татарларны күрә алмаучы, әмма үз халкын җаны-тәне белән сөюче элекке президенты Мортаза Рәхимов милләтенә генә түгел, ә аның милли хәрәкәтенә дә нинди ярдәм итте, хәтта миллионнарын да кызганмады. Менә Шәймиев-Миңнехановларга бу мәсьәләдә кемнән үрнәк алырга иде. Әле татар халкы көчле булса, аның ажгырып торган милли хәрәкәте булса бүген килеп тел мәсьәләсе дә тумас иде.

Шәймиев-Миңнеханов-Мөхәммәтшиннарга Мәскәү Кремлен штурмларга кирәк иде. Ә алар тик яттылар

Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең озайтылмавы да башыма сыймый. Бу очракта Мәскәү Кремленнән нәрсәдер көтеп ятарга түгел, ә Шәймиев-Миңнеханов-Мөхәммәтшиннарыбызга үзләренә аны штурмларга кирәк иде. Ә алар тик яттылар. Авызларына су кабып. Салтыков- Щедринның данлыклы мәсәлендәге ул-бу килеп чыга күрмәсен дип ярты гомерен таш артында качып ятучы “үтә акыллы” чабагы кебек.

Башкортстанда Татарстаннан чак кына кайтыш – миллион ярым татар яши. Без бергә булганда гына милләт буларак сакланып кала алачакбыз. Әнә, себеркене дә берәм-берәм сындырып була, ә бер юлы – юк. Татарстан Мәскәү изүеннән генә җәфа чиксә, ә без икеләтә кысуга дучар. Безне, шуңа өстәп, башкорт шовинистлары да аямый. Ә Шәймиев-Миңнеханов-Закировларыбыз милләтпәрвәр битлеге киеп урыс телле егерме Сахалин татары белән дә очраша, Камчаткасын да онытмый, күп миллионнар түгеп Париж тиклем Парижында сабантуй да үткәрә, унга якын урыс телле Италия татарлары белән дә күрешә, ә Башкортстан ягына борылып та карамыйлар. Юкса безгә ерак барасы да түгел – кул сузымында гына ич һәм, шуңа өстәп, без күп тә – миллион ярым. Ә алар күрмиләр (ә, бәлки, күрмәмешкә генә салышалардыр). Кызганыч, шушы көнгә тиклем Шәймиевның да, Миңнехановның да, Закировның да килеп хәлебезне белү түгел, яклап бер генә сүз әйткәннәре дә юк. Һәм мин бу өчәүнең шушы гамәлен Башкортстан татарларына карата хыянәт дип атар идем.

Фәүзия апа Бәйрәмованы – хатын-кызны, әни кешене, нәнәй кешене, әби кешене, "Азатлык" мәйданында үз халкының мәнфәгатьләрен яклап ачлык игълан иткән милләтпәрвәрне, көчле публицистны һәм күренекле язучыбызны мәхкәмә юлларында йөртүләре дә башыма сыймый. Җитмәсә, бу бит Рязаньдә дә, Суздальдә дә түгел, ә адәм көлкесе – үзебезнең кендек каны тамган шәһри Казаныбызда бит. Нәрсә, бу ярамаган гамәлне – күренекле шәхесебезне эзәрлекләүне Шәймиев һәм Миңнехановларыбыз белмиме? Беләләр. Һәм миңа калса бу алар фатихасы белән эшләнә дә инде.

Хәзер үзебезнең Жанна д Аркыбыздан татарның икенче асыл улларына тукталасым килә. Аларның исемнәрен язып тормыйм инде. Чөнки, сез болай да сүзнең Кашаповлар турында барганын аңлагансыздыр инде.

Ошбу милләтпәрвәрләрне күрү бәхете миңа да тиде. Шуларның берсендә, туксанынчы елларда, татар халкының икенче асыл бер улы Кәрим абый Яушев Казанга барышлый юл уңаеннан Чаллыга алып кергән иде. Шунда минем Рәфис абый белән Нәфис абыйларның сәүдә йортларының зурлыгын күреп исем киткән иде. Әйе, алар заманында күренекле бизнесменнар иде. Әле дә черегән байлар булырлар иде, әгәр дә милләт мәнфәгатьләрен якламаган булсалар. Кашаповларга бүгеннән алтын һәйкәл куярлык. Үз акчаларына меңнәрчә тираж белән татар тарихыннан китаплар чыгарганнары өчен. Милләт хакына үз бизнесларын корбан иткән өчен. Әле бу асыл затларыбыз кайда? Нәфис абый кулга алынудан качып чит илдә ята. Рәфис абый яңарак кына төрмәдән чыкты һәм ул да Русиядән чыгып китте. Кашапов әфәнде таш капчыкка эләгерлек нәрсә эшләгән иде соң? Кеше үтергән идеме?

Татар милли хәрәкәте Татарстан җитәкчеләренең баш өянәге булды

Әйе, татар милли хәрәкәте Татарстан җитәкчеләренең баш өянәге булды. Моның өчен Мәскәүләр дә рәхмәт әйтми, түрә портфелеңнән дә колак кагуың мөмкин. Шуңа да инде алар милли хәрәкәтне бетерергә теләп бар көчләрен салалар. Ә Рәфис абый Кашаповка килгәндә, аны инде күптән кеше хокукын саклаучы оешмалар сәяси тоткыннар исемлегенә керттеләр инде.

Кайбер карагруһчылар Мордовиянең Азюркасындагы бер гөнаһсыз апаларыбызның, сабый баланың күз яшедәй саф кечкенә кызчыкларыбызның башларындагы яулыкларына бәйләнә башлагач Татарстан җитәкчеләренең куркаклыкларына исем киткән иде. Иң беренче очракта газизләребезне якларга Шәймиевыбыз, Миңнехановыбыз, Мөхәммәтшинебыз һәм Закировыбыз ташланырга тиеш иде. Әмма алар мондый "вак" мәсьәләне әллә күрмәделәр, әллә күрмәмешкә салыштылар. Бу нәрсә булып бетәр иде, билгесез, ярый әле Рамзан Кадыров бу мәсьәләгә үзенең карашын белдерде (рәхмәт аңа бар татар халкы исеменнән) һәм милләт дошманнары газизәләребезгә каныгудан туктадылар.

Әйе, Азюркадагы туганнарыбызны иң беренчеләрдән булып Шәймиев-Миңнеханов-Закиров якларга тиеш иде. Аларның бу гамәлләре аркасында халык арасында авторитетлары гына төшеп калмады, ә икенче афәт тә барлыкка килде. Без телсез калдык. Әгәр дә шул чакта яклап чыксалар, Рамзан Кадыйров кебек теш күрсәтсәләр без бүген шушындый мескен хәлдә калмас идек.

Шәймиевның да авызына су кабуы миңа ошамый. Ул соң нигә курка? Президент кәнәфиеннән очасы юк ич. Яше дә байтак кына. Сиксән бердә. (Ә Русиядә ирләрнең уртача гомере 57). Фанилык урынына бакыйлык турында уйларга күптән вакыт ич. Телебезне яклап сүз әйтсә халык мең рәхмәтләр укыр иде. Шәймиев халык рәнҗешеннән, халык нәфрәтеннән, халык бәддогасыннан курыкмый микәнни? Миллионнарын да теге дөньяга алып китә алмаячак. Президентка да, гади халыкка да, байга да, хәерчегә дә бер аршын җир җитә ич. Тарихны да халык яза. Милләт хәтере мәңгелек. Әнә, күпме гасыр үткән, ә без Шаһгалине сүгенмичә искә алмыйбыз. Кая ул кабихнең кавеме? Юктыр. Берәрсе исән калса да телен дә, денен дә күптән югалткандыр. Бабасы рухына хәер дә бирмидер. Җитмәсә, үзендә татар каны агудан, ерак бабасы Шаһгали булуыннан җирәнәдер дә әле.

Мәскәү Кремлендә бик акыллы һәм хәйләкәр кешеләр утыра. Башта урлашырга мөмкинлек бирәләр һәм үзләренең кармагына каптыралар

Мәскәү Кремлендә бик акыллы һәм бик хәйләкәр кешеләр утыра. Башта регионнарда шомакай кандидат табалар, аннан аларны үрләтәләр. Баерга вә урлашырга мөмкинлек бирәләр. Һәм үзләренең кармагына каптыралар. Ә мондый түрәләр милләтен генә түгел, ә үз анасын да сатарга әзерләр.

Шәймиев малайлары 2014 елны Форбс төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә 2.3 млрд. белән бишенче урында торалар. Минңехановның хәләл җефете Гөлсинә ханым 2016 елда Форбс төзегән Русия түрәләренең иң бай хатыннары исемлегендә 2.3 млрд. белән беренче булып исәпләнә. Каян килгән аларга мондый мөлкәт? Нигә бригадир Галәветдин абыйның уллары шушы исемлеккә кермәгән? Нигә минем бичә Русиянең иң бай хатыны түгел? Аңлашыла инде, моның өчен йә әтиең, йә ирең президент булу кирәк.

Миңа журналист булып эшләгән елларымда ярты гомерен төрмәдә үткәргән бер медвежатник (сейфлар талаучы) белән очрашырга туры килгән иде. Ул әңгәмә барышында: "Урлау җиңел, ә менә урлаганны саклап калу күпкә авырырак",– дигән иде. Алтын сүзләр. Шәймиев-Миңнеханов җиде буын оныкларына җитәрлек мөлкәт тупладылар. Тик, һич кенә дә аларның игелеген күрүләренә ышанмыйм.

Безне телсез калдырулары өчен минем аларга үпкәм чиксез. Әмма, шул ук вакытта, аларның үзләрен кызганам да. Үзләреннән бигрәк балаларын. Чөнки, аларны нинди киләчәк көткәнен фаразлый алам.

Бар ил түземсезләнеп алдагы шоуны – мартта үтәсе президент сайлауны көтә. Аның нәтиҗәсе билгеле инде

Бар ил түземсезләнеп алдагы шоуны – мартта үтәсе президент сайлауларны көтә. Аның нәтиҗәсе күп нәрсәләрне хәл итәчәк. Финал билгеле инде. Путин үтәчәк. Рамзан Кадыйров, Рөстәм Хәмитов, Рөстәм Миңнеханов кебекләр ярдәме белән. Мин әйтте диярсез, Путин яңадан өч мөддәт утырачак әле. Кәртләр иң яхшы яткан очракта да Миңнехановларның яңадан 18 ел утыруы бик шикле.

Аннан Ходай да бар бит әле. Аның беркемне дә җәзасыз калдырганы юк. Безнең Башкортстанда кеше язмышлары белән уйнаучы, бөек фальцификатор, татарларны күрә алмаучы карак – Мортаза Рәхимов бар иде. Кая ул? Урамга да чыгарга куркып фатирында ята. Чөнки, урамга чыкса – йөзенә төкерәчәкләр. Ул бәхетлеме? Юк. Бик бәхетсез. Чөнки, урлаганнарының күпчелеген талап алдылар инде. Бердәнбер баласы 56 яшьлек Урал кулга алынудан куркып чит илгә качты. Мортазаның барлы-юклы калган байлыкларын калдырырга оныклары да юк ичмасам. Һәм булмаячак та. Шушылардан соң Алла юк дип кара. Безнекеләрне дә шуңа ошаш язмыш көтмәс димә. Чөнки, Алла бар ул. Һәм ул барысын да күрә.

Шәймиев. Миңнеханов, Мөхәммәтшин, архив фотосы
Шәймиев. Миңнеханов, Мөхәммәтшин, архив фотосы

Тел мәсьәләсе җәмгыятьне нәкъ урталай бүлде. Милләт яклыларга һәм милләткә каршыларга. Шәймиев-Миңнеханов-Мөхәммәтшиннар гына ике якка да ярыйбыз дип уйлыйлар. Һәм бик ялгышалар. Алар сызыкның теге ягында торып калдылар. Хәзер алар безнеке – татарныкы түгел инде. Шул исәптән – Разил Вәлиев та. Әнә, хәзер алар безгә түгел – ә "Урыс телле әти-әниләр комитетына" таянсын. Ә безнең үзебезнең лидерларыбыз – татарның бүтән асыл улларыбыз – Фәүзия Бәйрәмоваларыбыз, Рәфис һәм Нәфис Кашаповларыбыз, Кәрим Яушевларыбыз, Энгел Фәттаховларыбыз, Нурулла Гарифларыбыз, Ркаил Зәйдуллаларыбыз, Вахит Имамовларыбыз, Ләбиб Лероннарыбыз, Нурмөхәммәт Хөсәеновларыбыз, Вил Мирзаяновларыбыз һәм бик күп асыл егетләребез бар – бөтенесен санап бетәрлек тә түгел.

Татар булып туып, гомере буе башкорт булып яшәгән шагыйрь Назар Нәҗми үзенең “Татар теле” шигырендә:

Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере
Чукындырган чагында да
Чукынмадың татар теле,
– дип язган иде. Әйе, безнең яшәешне күрсәтә торган үлемсез юллар.

Бер көнне Туймазы шәһәрендә яшәүче дусым Булат исемле егет белән сөйләшеп тордым. Хәлләремне сорагач, начар дип җавап кайтардым һәм тел мәсьәләсе тирәсендә килеп туган киеренке хәлләр турында сөйләп киттем. "Кайгырма дустым, – диде ул, – безнең хәлләр беркайчан да яхшы булмады, тик, шуңа да карамастан без исән". Әйе, биш гасыр элек үз дәүләтебезне югалтып күпме җәбер-золымнар кичерсәк тә Ярмәкәе дә, Бүздәге дә, Чакмагышы да, Илеше дә, Стәрлебашы да, Благовары да, Чишмәсе дә, Туймазысы да, Дүртөйлесе дә, Тәтешлесе дә, Борай белән Балтачы да татарча сөйләшә.

Тормыш галиҗәнаплары татар телен тартырга теләп тагын тегермән ташы арасына салды

Тормыш галиҗәнаплары татар телен тартырга теләп тагын тегермән ташы арасына салды. Әмма, куркасы юк, мөшкәдән милләт дигән зур-зур капчыкларга бихисап татар дигән сыйфатлы он коелыр. Кызганыч, шул ук вакытта иләк өстендә байтак кына кибәге дә торып калыр. Алар арасында, әлбәттә, халкыбызны саткан манкортлары булыр.

Минем кечкенә Ильяс исемле ике яшьлек улымның чак теле ачылып килә. Әлбәттә, татарча. Ул: "Әти, әтием",-– дип аяк арасында буталып йөри. Инде рәхәт. Ә Чулпан кызым зур инде. Аңа алты яшь. Рәхәтләнеп өч телдә сөйләшә. Ә туган теле, уйлау теле, аралашу теле, әлбәттә, анысыныкы да татарча. Кызымнан Тукай шигырьләрен укытырга яратам. Сабый авызыннан адашым бигрәк тә матур яңгырый. Татар теле бетәр микәнни дип уйлап куям да, юк дип үз-үземә каршы чыгам. Бай, күп гасырларга сузылган тарихы булган матур, мөлаем вә газиз матур телебез беркайчан да юкка чыкмаячак. Без моңа юл куймаячакбыз. Көрәшәчәкбез. Җиңелгән очракта да, өй шартларында булса да, яхшы заманнар җиткәнче барыбер саклаячакбыз.

Иманым камил, минем балаларым гына түгел, Алла бирса егерме-утыз еллардан туачак оныкларым да татарча сөйләшер, чын татар кешеләре булып яшәр. Ә сезнеке?

Габдулла Вафин​
язучы, Мәтәүбаш авылы, Башкортстан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG