Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КПРФ митингына чыгучылар утыздан артмады


Казанда КПРФ митингы
Казанда КПРФ митингы

11 КПРФның Татарстан бүлеге Казанның Петров паркында гадел сайлаулар таләбе белән митинг уздырды. Idel.реалии хәбәр итүенчә, анда катнашучылар саны утыздан артмаган.

Татарстандагы урыс мәдәнияте үзәге җитәкчесе Михаил Щеглов чарага урыс империясе әләмен һәм Спас сурәтләнгән әләмне дә алып килгән иде. Әмма республикадагы КПРФ җитәкчесе, митингны оештырган Хафиз Миргалимов бу әләмнәрне күтәрергә рөхсәт бирмәде.

Миргалимов сайлауның гадел, демократик рәвештә узуын, сайлау нәтиҗәләренең илдәге чын вазгыятьне чагылдыруын яклап чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, бу сайлауда бары ике генә реаль намзәт бар. Әмма Хафизов бары КПРФ намзәте Павел Грудинин исемен генә атады.

Ярты сәгать дәвам иткән чарада Казан коммунистларының шәһәр районнары бүлекләре вәкилләре дә чыгыш ясарга өлгерде.

Митинг резолюциясендә "сайлау алдыннан режим үзен коткаруга үз контролендәге барлык медианы җикте" диелә. Резолюциядә дәүләт карамагындагы медиа Грудинин турында ялган агызуда, ә Үзәк сайлау комиссиясе "бу канун бозуларга оятсыз рәвештә күз йому гына түгел, мәгълүмат провокацияләрендә үзе дә" катнашуда гаепләнә.

18 мартта узачак сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде. Үзәк сайлау комиссиясе төп оппозицион намзәт буларак каралган Алексей Навальныйны, шартлы рәвештә җинаять җаваплылыгына хөкем ителү сылтавы белән, намзәт буларак теркәүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG