Актерның үлеме турында Чехов исемендәге театр матбугат үзәгенә сылтанып Русия медиасы хәбәр итә.
Табаков Сарытауда 1935 елның 17 августында туган. "Современник" театрына нигез салучыларның берсе. Ул Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының, "Табакерка" театрының сәнгать җитәкчесе иде. Табаков шулай ук Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы әгъзасы да булды.
2014 елның 11 мартында Русия мәдәният хезмәткәрләренең Владимир Путинның Украинада һәм Кырымдагы гамәлләренә теләктәшлек белдергән мөрәҗәгать имзалаган иде.
Былтыр ел ахырында Табаков хастаханәгә эләкте. Анда сепсис башланды. 2 декабрьдә Табаковның хәле кисәк начараеп, ул реанимациядә ятты.