Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Сибгать Хәким урамындагы йортта яшәүче 500 кеше сайлауга барудан баш тарта


Сайлауга барудан баш тартучылар төркеме вәкиле Илья Комиссаров
Сайлауга барудан баш тартучылар төркеме вәкиле Илья Комиссаров

13 мартта Казанның Сибгать Хәким урамындагы бер йортта яшәүчеләрдән торган инициатив төркем Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Русия президентын сайлауда катнашудан баш тартабыз дип мөрәҗәгать тапшырды. Алар йортлары янында 18 катлы хосусый хастаханә төзүгә каршы.

Мөрәҗәгатьне 500ләп кеше имзалады, дип хәбәр иткән Idel.Реалиига инициатив төркем вәкиле Илья Комиссаров.

Мөрәҗәгатьтә язылуынча, алар үз йортлары янында башланган 18 катлы хастаханә һәм машина юлы төзелешенә каршы. "Төзелеш урыны койма белән уратылды, болай да зур булмаган ишегалды кечерәйде, 30 машина кую урыны койманың теге ягында калды. Казансу елгасы буендагы агачларны кисү һәм яшеллекне җир белән тигезләү башланды" диелә хатта.

Йортта яшәүчеләр фикеренчә, балалар мәйданчыгыннан ерак түгел машина юлы төзү дә балаларның һәм өлкәннәрнең гомеренә куркыныч тудыра.

Моннан тыш, Казансу елгасы буендагы төзелеш экологиягә зыян китерәчәк дип саный авторлар.

"Казанның җирле үзидарә оешмаларының канунсыз гамәлләр кылуы һәм югары даирәләрдә утыручы кайбер түрәләр һәм нефть сәнәгате белән бәйле затлар мәнфәгатьләрендә генә эш йөртүләре сәбәпле, Сибгать Хәким урамындагы 60нчы йортта яшәүчеләр Конституциядә каралган сайлау иреге хокукыннан файдалаудан баш тартачаклар", диелә мөрәҗәгатьтә. Алар, Татарстан җитәкчелеге хатта язылган хокук бозуларны төзәтү чараларын күрмичә, сайлауга барырга җыенмый.

Комиссаров документы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырган. Якын көннәрдә мөрәҗәгать республика президенты Рөстәм Миңнехановка та җибәреләчәк.

2,5 млрд сумга төшәчәк медицина комплексы Миллениум күпереннән ерак түгел 2 һектар мәйданда төзеләчәк дип яза "Бизнес Онлайн". Төзелешнең инвесторы "ДИОН медикал групп" биредә Швейцария, Германия һәм Төркия клиникалары белән хезмәттәшлектә 500ләп белгеч эшләячәк һәм мәҗбүри медицина иминияте системы белән бушлай дәвалану да каралачак дип вәгъдә итә.

"ДИОН медикал групп"ның 90 процентына "Татнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдиновның кызы Светлана Галләмова ия.

XS
SM
MD
LG