Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күренекле диктор Әхәт Мортазин белән хушлашалар


Уфада диктор һәм радио-телевидение алып баручысы Әхәт Мортазин вафат
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Башкортстанда күренекле диктор, радио һәм телевидение алып баручысы, Башкорстанның халык артисты Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаталар. Ул 13 март кич 60нчы яшендә вафат булган.

Әхәт Мортазин сишәмбе "Юлдаш" радиосында эшен тәмамлап чыккан һәм кич белән вафат булган диелә.

Дикторны соңгы юлга озату 15 мартта Уфа вакыты белән сәгать 10нан 12гә кадәр Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры бинасында узачак. Әхәт Мортазин Уфаның Мөселманнар зиратында җирләнәчәк.

Әхәт Мортазин 1959 елда Учалы районында туа. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тамамлаганнан соң гомеренең соңгы көненә кадәр радио һәм телевидениедә эшли.

XS
SM
MD
LG