Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алу порталындагы бу хактагы мәгълүматка сылтанып, BBCның урыс хезмәте яза.
Тәртип саклау оешмалары арадашчылар аша Израилнең смартфоннар, шул исәптән iPhone X телефонын ачу белән шөгыльләнүче "Cellebrite" ширкәтеннән махсус җиһазлар сатып алган. Җитештерүче белдерүенчә, әлеге технологияләр телефоннардан фотолар, шалтыратулар тарихын, язышуларны йөкләп алу мөмкинлегенә ия.
Волгоград өлкәсенең тикшерү комитеты мондый җиһазны 800 мең сумга сатып алган. Хабаровски өлкәсе яңа җиһазлар өчен бер миллион сумнан артык түләгән.
2016 елда Русия тикшерү комитеты үз хезмәткәрләренең заманча телефоннарны ачу технологияләрен кулланулары турында рәсми белдергән иде.