Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшрияты Лейпциг китап ярминкәсендә катнаша


Татарстанда нәшер ителгән китаплар. Архив фотосы
Татарстанда нәшер ителгән китаплар. Архив фотосы

Татарстан китап нәшрияты Лейпцигта узучы халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Дөнья китап сәнәгатенең иң зур язгы вакыйгасы саналган бу ярминкә 15-18 мартта уза.

Татарстан китап нәшрияты Германиягә 100дән артык басма алып килгән: чәчмә әсәрләр, шигърият, тарихи һәм төбәкне өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләр, балалар әдәбияты. Китаплар арасында мул итеп рәсемнәр белән бизәлгән альбомнар, сүзлекләр дә бар. Алар татар, урыс, инглиз телләрендә басылган.

Лейпцигта узучы китап ярминкәсе үз тармагында дөньяда иң абруйлы һәм зур вакыйгаларның берсе булып тора. Беренче ярминкә XVII гасырда үтә, ә инде XVIII гасырга Лейпциг шәһәре Германиянең китап сәүдәсе үзәгенә әверелә. Ярминкә елга бер, март урталарында уздырыла һәм гадәттә дүрт көн дәвам итә.

Анда төрле илләрдән меңнәрчә экспонент катнаша, яңа китаплар белән танышу өчен йөзләрчә мең кеше Германиягә махсус килә. Әдәби, фәнни китаплардан кала, монда мәктәп дәреслекләре, газет-журналлар, календарьлар, сәнгати альбомнар, аудиокитаплар һәм бик күп башка төрле продукцияне күрергә мөмкин.

Элегрәк Татарстан китап нәшрияты мөдире Илдар Сәгъдәтшин нәшрият чыгарган китапларның Ozon.ru интернет-кибетендә сатыла башлавы турында хәбәр иткән иде. Русиядә иң зур онлайн-кибетләрнең берсе булган бу сайтта хәзер, мисал өчен, татар декоратив-гамәли сәнгате турындагы "Тылсымлы бизәк" китабын, Розалина Шаһиева төзегән "Сөембикә" альбомын сатып алырга була. Бу альбом Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган.

Онлайн-кибеттә шулай ук Наилә Әлмәнова-Халитнең "Татар архитектура орнаменты" хезмәтен, "Диюләр җиңүчесе. Татар халык әкиятләре" дип аталган, матурлап бизәлгән җыентык та тәкъдим ителә.

Сәгъдәтшин сүзләренчә, күптән түгел Татарстан китап нәшрияты чыгарган 22 төр китап "Лабиринт" һәм "Библио-глобус" интернет-кибетләрендә дә урнаштырылды. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының рәсми сәхифәсендә язылган.

XS
SM
MD
LG