Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Путин 77,65% тавыш җыйган


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

Якшәмбе узган президент сайлауда Башкортстанда Владимир Путин 77,65% белән җиңгән. 19 март иртәсенә сайлау беркетмәләренең 99,9%ты эшкәртелгән.

Башкортстанда икенче урында КПРФ намзәте Павле Грудинин, ул 12,09% тавыш җыйган. Өченчедә - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский (5,02%), дүртенчедә - "Граждан инициативасы" фиркасеннән Ксения Собчак (1,26%).

Башка намзәтләр бер проценттан ким тавыш алган: Григорий Явлинский (Яблоко) - 0,89%, Максим Сурайкин (Русия коммунистлары) - 0,8%, Борис Титов (Үсеш партиясе) - 0,7%, Сергей Бабурин (Русия халык берлеге) - 0,69%.

Башкортстанда сайлаучыларның 75,4% тавыш бирергә килгән. Җиде районда тавыш бирергә килүчеләр 80%тан да артып киткән. Иң алда татарлар яшәгән Бакалы, Борай һәм Чакмагыш районнары.

Русия президентын сайлау 18 март узды. Үзәк сайлау комиссиясе нәтиҗәләренә караганда, комиссия бүлгеләреннән килгән беркетмәләрнең 99,75 проценты эшкәртелгән. Путин өчен сайлаучыларның 76,67% тавыш биргән.

XS
SM
MD
LG