Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева үлемен тикшерүнең беренчел нәтиҗәләрен чыгарды. Шишмареваның үлемендә криминал юк диелде.

"Тикшерү уздырганнан соң билгеле булганча, хатын-кызның үлемендә криминал юк. Өйдә һәм мунчада чит кеше эзләре табылмады, видеокүзәтү камераларындагы язмалардан күренгәнчә, йортка ятлар килмәгән, капка янына машиналар тукталмаган. Әйберләр үз урыннарында, көрәш эзләре күренми", диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Шишмареваның туганнары тикшерүгә белдерүенчә, соңгы вакытларда ул төшенкелеккә бирелгән булган. Моннан тыш, аның организмында фенобарбитал дип аталган тынычландыручы психотроп матдә табылган.

Нәтиҗәдә тикшерү комитеты җинаять эшен ачуны кире кагу турында карар кабул итә.

7 февраль Елена Шишмарева үзенең йортында үле килеш табылды. Ул үз-үзенә кул салган диелде. Моңа кадәр ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп йорт сагына алынган иде.

XS
SM
MD
LG