Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь Илдус Гыйләҗев вафат


Шагыйрь Илдус Гыйләҗев (1946-2018)

19 март шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Гыйләҗев 72 яшендә вафат булды.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Азатлыкка әйтүенчә, шагыйрь Азнакай районының Туйкә авылында җирләнәчәк. Хушлашу 20 март иртәнге унга билгеләнгән. Илдус Гыйләҗевны соңгы юлга озатырга Казаннан бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр дә бара.

Һади Такташ, Мәхмүт Хә­сә­нов, Рафаил Төхфәтуллин исе­мен­дә­ге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Илдус Гыйләҗев иҗатында милләт, ил-җир язмышы, авыл һәм аның кешеләре, хезмәт темасы төп урынны алып тора иде. “Җир китабы”, “Җилкенү”, “Өмет”, “Серле мәгарә”, “Хак сүз”, “Чатыр тау тылсымы”, ”Яратканга күрә”, “Кадерле китап” шигырь җыентыклары аның милләт өчен җан атып яшәгәнлеген күрсәтә. Ул күпсанлы җырлар авторы да.

Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туган. 1965 елда Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач 1972–1974 елларда Азнакай районы Карамалы авылында колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Алдагы хезмәт юлы райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү вазифалары белән бәйле була.

1985-1990 елларда Татарстан Югары шурасының унберенче чакырылыш халык депутаты.

2006 елда "Яратканга күрә" исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби бүләге бирелә.

2016 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Илдус Гыйләҗевны Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итә, ләкин ул намзәтләр исемлегенә үтми. Ул 12 китап авторы иде.

XS
SM
MD
LG