Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Лилия Газизовага тавыш бирү кәгазен ерткан өчен штраф салынды


Лилия Газизова
Лилия Газизова

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе сайлау бүлгеләренең берсендә бюллетеньне ерткалап тартмага салганы өчен шагыйрә Лилия Газизовага ике мең сум күләмендә штраф салды.

Мәхкәмә сайтында белдерелгәнчә, Газизова бюллетень ерту белән генә чикләнмәгән, ә аннан аңлатмалар таләп иткәннән соң янгын турында кисәтү төймәсенә баскан. "Шулай итеп, ул сайлау комиссиясе эшенең тәртибен бозуга китергән һәм сайлаучыларга тавыш бирергә комачаулаган", диелә мәхкәмә хәбәрендә.

Газизова әлеге очрак турында якшәмбе үзенең Facebook сәхифәсендә сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, бюллетеньне ертканнан соң аны тоткарларга теләгәннәр, ләкин ул өенә кайтып киткән. Ярты сәгатьтән шагыйрәне полиция бүлегенә китереп, сорау алганнар, аннары мәхкәмәгә алып киткәннәр. Мәхкәмә Газизованы гаепле дип таныган.

Шагыйрә үзенә белдерелгән гаепләүне танымаган.

Ул моңарчы татар телен яклап язылган шигырен дә чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG