Күнегүләрдә сигез меңләп хәрби, мең ярым тирәсе хәрби техника катнаша. Алар арасында "Торнадо", "Град", "Ураган" дип аталган ракет системнары, "Хоста", "Моста-С", "Акация" дип аталган артиллерия корылмалары да бар. Бу хакта Көньяк хәрби бүлге матбугат хезмәте хәбәренә сылтанып Русия басмалары яза.
Күнегүләр 19 полигонда уза. Алар Әстерхан, Волгоград, Ростов, Ставрополь, Краснодар өлкәләрендә, Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кырым, Чечня һәм Абхазия белән Көньяк Осетиядә урнашкан диелә.
Киев Русиянең Кырымда хәрби көчләрен арттыруны агрессия дип атый. Ярымутрауда хәрби күнегүләр уздыруга карата Көнбатыш илләре даими борчылу белдерә.