Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМО Иминлек шурасында Сүриядә кеше хокуклары мәсьәләсен тикшерүгә каршы чыкты


Көнчыгыш Гута
Көнчыгыш Гута

Русия БМОның Иминлек шурасында Сүриядә кеше хокуклары торышына багышланган утырыш уздыру тәкъдименә каршы чыкты.

Русиянең БМОда даими вәкиле урынбасары Геннадий Кузьмин белдерүенчә, Мәскәү әлеге утырыш өчен бернинди дә нигез күрми, чөнки кеше хокуклары - Иминлек шурасының көн тәртибендә карала торган тема түгел.

"Моның өчен Женевада Кеше хокуклары шурасы эшли", дигән дипломат. Русияне Кытай, Казакъстан һәм Боливия хуплаган, дип яза Reuters.

Утырышны уздыру тәкъдиме белән Франция, Британия, АКШ, Швеция, Польша, Кувейт һәм Перу чыккан.

Соңгы атналарда Сүрия хөкүмәте гаскәрләре Димәшкның бер өлеше булган Көнчыгыш Гутада һөҗүмнәр оештыра. 2012 елдан бирле әлеге район кораллы оппозиция контролендә булды.

Кеше хокуклары торышын күзәтүче үзәк мәгълүматына караганда, Әсад гаскәрләре төбәкнең 80 процентын камап алган. Көнбатыш илләре һәм БМО Сүрия хакимиятеннән һәм аның беректәшләреннән, шул исәптән Русиядән һөҗүмне туктатуны сорый.

Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә меңләгән тыныч халык, шул исәптән 215 бала һәлак булган дип белдерелә. БМО исәпләүләренә караганда, Көнчыгыш Гутада биналарның 70 проценты җимерек хәлдә. Шәһәрдә һуманитар кризис. Дарулар һәм азык-төлек китерүче йөк машиналары даими атышлар аркасында чиктән кире җибәрелә.

XS
SM
MD
LG