Саркозиның сайлау алды компаниясен Либия җитәкчелеге тарафыннан финанслау ихтималы белән бәйле эш 2013 елда ук ачылган булган, дип яза Le Monde газеты. Франциянең элекке президенты шушы эш нигезендә тыңлауларга килгәч тоткарланган. 48 сәгать эчендә аңа карата чикләү чарасы күрелергә тиеш.
Николя Саркози 2007-2012 елларда Франция президенты булды. 2012 елгы президент сайлауда ул социалистлар фиркасе намзәте Франсуа Олландка оттырды.