Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура тарихчы Юрий Дмитриевка тугыз ел төрмә хөкеме сорый


Юрий Дмитриев
Юрий Дмитриев

Прокуратура "Мемориал" оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе, таричы Юрий Дмитриевка балалар порнографиясе әзерләү эше нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирүне таләп итте.

Февральдә аенда үткәрелгән психиатрия экспертизасы Дмитриевта нинди дә булса тайпылышлар тапмады. Экпертлар тарихчыны педофил түгел, сәламәт кеше дип таныды. Моңа кадәр алар хокук яклаучының эшендә кулланылган фотолар порнографик түгел, ә башка максатларда төшерелгән дип дәлилләгән иде.

Гыйнвар ахырында Дмитриевны шәһәрдән беркая да китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгардылар.

"Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе Юрий Дмитриевны 2016 елның декабрендә кулга алдылар. Тарихчыга каршы җинаять эше ачу өчен үги кызының Дмитриев компьютерында сакланган шәрә төшкән фотосы сәбәп булды. 2017 елның мартында аңа азгын гамәлләр кылуда, канунсыз корал алуда һәм 14 яше тулмаган затны шәһәр килеш фотога төшерүдә гаепләү белдерелде.

Дмитриевның адвокатлары белдерүенчә, ул фотоларны авыру кызының физик үсешен теркәр өчен төшергән булган. "Мемориал" тарихчыга карата җинаять эше ялганга нигезләнеп ачылган дип саный.

XS
SM
MD
LG