Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ намзәте Павел Грудининның Татарстандагы штабы республиканың өч сайлау бүлегендә тавыш бирү нәтиҗәләрен танымый. Аларда штаб күзәтүчеләрен чыгарып җибәргәнннәр.

Штаб җитәкчесе Артем Прокофьев матбугат очрашуында белдергәнчә, штаб республиканың 351, 298, 2548нче сайлау бүлегендә тавыш бирү нәтиҗәләрен танымый.

"Аларда кануннарны бозып, безнең вәкилне чыгарып җибәрделәр. КПРФ күзәтүчеләрен сайлау бүлекләренән чыгарырга омтылуның тагын берничә очрагы булды, ләкин без бу хакта сөйли башлагач, мондый гамәлләр туктатылды", диде Прокофьев.

Әлеге сайлау бүлекләрендәге нәтиҗәләрне мәхкәмә аша гамәлдән чыгару таләбе белән "юридик хезмәт шөгыльләнә" дип белдерелде. Грудинин штабы Татарстанның үзәк сайлау комиссиясенә 149 шикаять, Русиянең Үзәк сайлау комиссяисенә 319 шикаять тапшырган.

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов күзәтүчеләр булмаган сайлау урыннарында Грудининга тавыш бирү саны күпкә азрак дип сөйләде.

Русия президентын сайлау 18 март узды.​ Павел Грудинин Татарстанда 9% чамасы тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG