Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Э-моция" студиясе яшәргә өйрәтә


"Э-моция" студиясе инвалидларны яшәргә өйрәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:21 0:00

21 яшендә операциядән соң гына йөри башлаган Инесса Клюкина Казанда инвалидларның театр студиясен оештырган. Андагы актерлар көч һәм ышанычлары артуы турында белдерә.

Инесса Клюкинага 30 яшь тирәсе. Ул тумыштан ук үзенчәлекле бала була. Хәрәкәтләнә алмый. 21 яшьтә аңа операция ясалгач, йөри башлый. Хәзер Инесса машина йөртә, көндәлек тормышын үзе алып бара. Ел ярым элек ул театр студияcе оештырып җибәрә. Анда 18 яше тулган инвалид актерлар йөри. Алар инде хәйрия спектакльләре уздыра, Русия буйлап гастрольләргә чыга.

Безнең планга күрә, ул кайчан да булса чын театрга әверелергә тиеш.

"Мин "Юность" мәдәният йортында эшли идем һәм мөдирдән берәр нәрсә оештыру турында йөкләмә алдым. Шуннан як-ягыма каранып уйланганнан соң инвалид яшьләр белән берәр нәрсә оештыру фикере килде. Дусларымнан аларга нәрсә кызык булуы турында сораштым. Сөйләшә торгач, театр булдыруга тукталдык. Иҗат дәресләреннән башларга уйладык. Шуңа театр-иҗат студиясе дип аталдык та. Безнең планга күрә, ул кайчан да булса чын театрга әверелергә тиеш. Без сентябрьдә эшли башладык һәм инде декабрьдә беренче спектакльне куйдык һәм ике режиссер таптык. Шулай итеп без бик авыр күренгән максатка тиз ирештек", ди Инесса.

Инесса Клюкина
Инесса Клюкина

​"Э-моция" исемен йөрткән студия тулысы белән волонтерлар проекты. Ягъни педагоглар, режиссерлар һәм спектакльне сәхнәгә әзерләүче визажистлар, стилистлар, бизәүчеләр барысын да бушка эшли. Хезмәт хакын, түгәрәкне оештыручы буларак, Инесса гына ала. Студия үзе инде үсеш ала бара һәм аларны республика күләмендәге чараларга да чакыралар. Шулай ук алар Русия шәһәрләре буйлап гастрольләргә дә йөри.

"Без җәмгыятьтәге инвалид кешеләргә уңай караш тудырырга телибез. Хәзер без 18әү. Бу сан үзгәрми. Берәүләр китә, икенчеләр килә. Төркемнең сыйфаты гына үзгәрә. Башта кызыксынып килделәр, әмма азакта иң чыдамнар, бу проект өчен җан атып йөрүчеләр генә калды", дип аңлатты Инесса.

Башта студия булдыру турындагы хәбәр таныш-белешләр аркылы таралган. Инесса "Вконтакте"дагы үз битендә игълан урнаштырган, аны дуслары күреп башкаларга җибәргән Шулай итеп, бу хәбәрне студиянең хәзерге режиссеры һәм әдәби җитәкчесе Неля Суркина белеп алган.

Неля Суркина
Неля Суркина

"Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Бер танышым Инессаның социаль челтәрдәге хәбәрен җибәрде. Анда студия оешуы һәм иҗади педагоглар кирәк булуы язылган иде. Мин заманча япон хореографиясе белән кызыксынам һәм үз тәҗрибәм белән бүлешәсем килде. Инессага мастер класс уздырырга тәкъдим итеп хат җибәрдем. Ул ризалашты. Языша торгач, мин андагы яшьләр, аларның үзенчәлекләре турында күбрәк белдем. Миңа дәресләрне уздыру планын ныклап уйларга кирәк иде, чөнки моңа кадәр минем мондый физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләгәнем булмады. Шуңа, беренче вакытларда бераз сәеррәк тоелды. Бу курку да түгел, ә ниндидер мин белмәгән нәрсә булды", ди Суркина.

Студия белән эшли башлаганчы Неля начар күрүчеләр белән дәресләр алып барган. Аның сөйләвенчә, бу кешеләр бөтенләй башка дөньяда яши. Алар әлеге студиядә шөгыльләнеп беренче чиратта үз комплексларыннан арына.

Без, ничек хәрәкәт итүгә карамастан, барыбыз да бергә биибез

"Минем өчен бөтен яшьләрнең югары белемле булуы яки хәзер белем алуы бик сөенечле. Бу аларның мәгърифәтлелеген күрсәтә. Алар белән сөйләшер уртак темалар күп. Без бергәләп кино, театр, дискотекаларга йөрибез. Әйе-әйе, без, ничек хәрәкәт итүгә карамастан, барыбыз да бергә биибез. Бу бит башка дөнья түгел. Кешеләр тормышында мондый компанияләр очрый. Минекендә ул – "Э-моция" һәм мин моңа бик шат", ди Неля Суркина.

Ул үз эше өчен бер тиен дә акча алмаучыларның берсе. Неля сценарийлар яза, хәрәкәт сыгылмалыгына өйрәтә, спектакльләр куя. Моннан тыш Неля Суркина сәхнәдән тыш башка оештыру эшләре белән дә шөгыльләнә, аерым алганда, реквизитлар, яңа волонтерлар эзләү, грант яки дәүләттән башка матди ярдәм алу өчен документлар тутыруны алар Инесса белән бергә башкара, даими эзләнүдә.

"Хәзер мин беркайда да эшләмим, чөнки "Э-моция" күп вакытымны ала. Атнасына ике тапкыр, ә кайвакыт күбрәк тә күнегүләр була. Моннан тыш язасы, уйлыйсы күп. Бу шактый көчне ала. Кәгазь эше бик күп. Беркем дә сиңа акча китереп бирми. Уйлаганда бит спектакль, костюмнар, бизәлеш турында бөтен нечкәлекләрен истә тотарга кирәк. Ул һавадан килеп төшми. Хыяллар тормышка ашсын өчен, һәрвакыт эшләргә кирәк", ди Неля.

Студиядәге актерларның берсе Алинә Борнашевага 26 яшь. Ул студиядә беренче көннән үк уйный. Елъярым дигәндә аның тормышы нык үзгәргән. Һәрхәлдә, Алинә үзе шулай дип саный.

Алинә Борнашевага
Алинә Борнашевага

"Э-моция" – ул куркуны җиңү өчен яңа алымнарны үзләштерү генә түгел, ә тормыш мәктәбе. Монда һәрнәрсәгә башкача карарга өйрәнәсең. Җәмгыять бит бездә шундый, ул безгә яраклашмый, ә без аңа яраклашырга мәҗбүр. Кешеләрнең мөнәсәбәте төрле. Кемдер мине кызгана, кемдер мактый. "Э-моция" ярдәмендә мин чит кешеләр сүзенә артык игътибар итмәскә өйрәндем. Хаталар өчен дә үземне сүкмим. Монда килгән кеше үзе дә сизмәстән үзен эчтән үзгәртә", ди Борнашева.

Аның әйтүенчә, студиягә йөрү бер яктан күңелле булса, икенче яктан авыр. Беркемгә дә ташлама юк. Монда барысы да тигез.

Иң авыры "Мин аны яратам" дип әйтү булды

"Миңа икенче спектакльдә төп герой ролен уйнау бәхете тәтеде. Ышанасызмы, юкмы, иң авыры "Мин аны яратам" дип әйтү булды. Минем тавышым бик нечкә иде, шуңа тиешлечә чыкмады. Бу роль ярдәмендә мин ничек булырга тиеш, шулай өйрәнеп, үземнең җиңүемне эчтән сиздем. "Э-моция" үзенчәлекле иҗади тернәкләндерү үзәге. Әгәр үзеңне үзгәртәсең килсә, тор да элек эшләмәгәнне эшлә", ди Алинә.

Студиядәгеләрнең барысы да һәр көн диярлек торып яңа юл яра. Шул ук бюрократия юлы, шәһәрдә инвалидлар өчен уңайлыклар булдыру һәм башкалар. Әлегә студия үз меценатын тапмау сәбәпле, вак чыгымнарны "Альпари" фонды каплый. Кайбер чыгымнарны Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз өстенә ала.

Мисал өчен, инклюзив студия спектакльләрендә акча салу өчен хәйрия фондының тартмасы тора. Бу акчалар киләчәктә костюмнар тегүгә китә. Министрлык финанс чыгымнарны капламый, әмма мөмкинлекләре чикләнгән актер һәм тамашачыларга транспорт бирә.

"Яшәү өчен көрәшәбез. Артка инде юл юк", дип елмая Инесса.

XS
SM
MD
LG