Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Водопьяновага карата җинаять эшен 20 мартта ачкан, дип яза "Реальное время". Тикшерү мәгълүматларына караганда, Водопьянова 2015 елда "Бәкер" шифаханәсе баш табибын аның гомерен 500 мең сумга иминиятләштерүгә күндергән һәм 2016 елда үз исәбенә 436 мең сум күләмдә түләү алган.
"Бизнес Online” хәбәр итүенчә, бу бер генә очрак булмаган. Әлеге гамәлләр 2009 елдан 2016 елга кадәр башкарылган. Басма Водопьянова үз гаебен таныган дип яза.
"Бәкер" шифаханәсе Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясенә карый. Әлеге федерациядә Водопьянова 18 ел җитәкчелек итә.